Эчтәлек

Татарстан шартларында — бәрәңге һәм томатларның төп авыруы (P.infestans китереп чыгара), яфракларда зур җәенке таплар һәм явымлы һава шартлары һәм артык су сипкәндә яфракның аскы өлешендә ак кунык (катлам) барлыкка килү белән характерлана.

Бәрәңге бүлбеләрендә фитофтороз кургашынсыман-соры таплар барлыкка килүдән башлана, акрынлап алар көрән череккә әверелә.

Томатта фитофтороз булганда сабакларында көрән сузынкы, куныксыз таплар, җимешләрендә көрән черек барлыкка килә.

Көрәш чаралары: фитофторозга чыдам сортлар булдыру, бәрәңге һәм томат басуларын башка культура участокларыннан аеру, күп микъдарда фосфорлы-калийлы ашламалар кертү, шәхси участокларда көл куллану, аз микъдарда бакыр яисә микроашламалар комплексы, фунгицидлар (планриз, фитофторин, бордо сыекчасы, бакыр хлорокисе һ.б.) белән эшкәртү, утырту өчен сәламәт бәрәңге бүлбеләрен сайлап алу, уңыш җыю алдыннан бәрәңге сабагын җыеп юк итү, бәрәңге һәм томатларны иртә җыеп алу.

Әдәбият

Дементьева М.И. Фитопатология. М., 1970.