1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының төньягында урнашкан. Мари Республикасы һәм Киров өлкәсе белән чиктәш.

Үзәге — шәһәр тибындагы Балтач посёлогы.

Мәйданы — 1094,5 кв.км. Халкы 2017 елда — 33540 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 84,7%, удмуртлар — 12,5%, руслар — 1,5%).

Район 77 торак пунктны берләштерә.

Балтач районы мәгърифәтче И.В.Яковлев, дин эшлеклелеләре К.Ваһаб һәм Г.А.Апанаев, фән эшлеклеләре А.Ш.Зыятдинов, Ә.М.Мазһаров, Р.Г.Фәхретдиновның туган ягы. 

Гербы һәм флагы 2006 елның 21 декабрендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) җирлектә яшел җиргә алгы аяклары белән алтын саплы көмеш балта тоткан кара борынлы алтын аю баскан, аның алдында шул ук җирдә — сул яктан чыгып торган төгәлләнмәгән алтын бура почмагы».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, герб фигуралары: аскы чите буйлап 3/10 өлешендәге яшел буй, аның өстендә тукыма уртасында сары, кара һәм ак төсләр белән башкарылган балталы аю, флаг сабына терәлеп өч ниргәле бура урнаштырылган туры почмаклы күк тукыма».

Символика нигезләмәсе

«Балтач» топонимының нигезендә авылга нигез салучылардан берсенең риваятьләргә кергән Балтач исеме ята. «Балтач» сүзе татар телендәге «балта»дан килеп чыккан дип фаразлана (балтачы, балта остасы — балта эше остасы). Гербның төп фигурасын алгы аяклары белән балта тоткан аю тәшкил итә. Аю — урман хуҗасы — куәт, көч, үз-үзеңә ышанганлык символы. Район гербындагы аю аллегорик рәвештә сакчыл, кайгыртучан хуҗаны һәм балта остасын тасвирлый. Гербтагы аюның йорт төзүе бу төбәктә агач эшенең күптәнге традицияләре булуны һәм Балтач осталарының камил хезмәтен чагылдыра. Геральдикадагы гадәти алым –тырнаклар, тешләр һәм телнең аюның фигурасы белән бер төстә сурәтләнүе — халыкның тыныч ниятләрен аңлата. Балтаның көмеш төсе — сафлык, камиллек, татулык һәм үзара аңлашу билгесе. Гербтагы табигать тематикасы районның зур байлыгына — урманга ишарә. Шуңа күрә аю, урман хуҗасы буларак, аллегорик рәвештә төбәк халкының табигатьне яклавын, саклавын күрсәтә. Табигый ресурсларның район тормышындагы әһәмияте гербның төсләр гаммасы белән ассызыклана: яшел төс — табигать, сәламәтлек, яшьлек һәм яшәү көче; алтын — уңыш, муллык, тотрыклылык, акыл, абруй; зәңгәр — намус, зыялылык, рухият символы. Зәңгәр төс шулай ук табигать һәйкәлләре — Шушма елгасы һәм төбәкнең горурлыгы булган Каракүлне чагылдыра.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов, И.Миңнуллин һәм Г.Бушканец (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), О.Афанасьева (Мәскәү).