1943 елның 1 гыйнварында Татарстанның Балтач районы Сасна авылында туган.

1964 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, Куйбышев синтетик спирт заводында (1967 елга кадәр), Бөтенсоюз үсемлекләрне химик саклау чаралары фәнни-тикшеренү институтының Щёлково филиалында (1970 елдан) эшли.

1972 елдан Бөтенроссия (Волга) углеводород чималы фәнни-тикшеренү институтында, лаборатория мөдире, директор урынбасары (1977 елдан), директор (1981 елдан), профессор (1990); Татарстан Фәннәр академиясе президенты (2006–2014).

Хезмәтләре күкерт­органик кушылмалар химиясенә һәм технологиясенә, нефть һәм газ эшкәртү технологиясенә карый.

Ә.Мазһаров күкертле кушылмаларның металл-фтал-цианинлы катализаторлар катнашындагы оксидлашу реакцияләре кинетикасын һәм катализын тикшерүгә зур өлеш кертә.

Аның җитәкчелегендә:

  • нефть, авиакеросин, җиңел углеводород чималын меркаптаннан аеру технологияләре;
  • газ конденсатын һәм авыр нефтьләрне – күкертле водородтан һәм меркаптаннардан, шакшы суларны күкертле кушылмалардан чистарту технологияләре;
  • бу процесслар өчен катализаторлар (гомоген һәм гетероген) эшләнә.

Дөньяда беренче булып, нефтьне селектив демеркаптанлаштыру технологиясен эшләгәне өчен («Шеврон» компаниясе тарафыннан Тенгиз чыганагында (Казакъстан республикасы) гамәлгә ашырыла), Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе бирелә (1998).

Ә.Мазһаров эшләгән технологияләр буенча Россиядә – 32, Болгариядә 1 сәнәгать җайланмасы төзелә һәм файдаланыла, Иранда 20 җайланма төзелә (2004).

112 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

РФ Хөкүмәте бүләге лауреаты (2005). «Почет билгесе», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Новые катализаторы и процессы для очистки нефтей и нефтепродуктов от меркаптанов // Нефтехимия. 1999. Т. 39, № 5 (автордаш).

Ресурсы меркаптансодержащих нефтей и газоконденсатов и особенности их переработки // Российский химический журнал. 1999. Т. 43, № 3/4 (автордаш).

Selective desulfurization crudes and gas condensates containing low molecular mercaptans and hydrogen sulfide // The Journal of the Iranian Petroleum Institute. 1999. № 51 (автордаш).

Әдәбият

Выпускники – гордость технологического университета. КХТИ – КГТУ (1931–2000): краткий биографический справочник. Казань, 2000.