Администрация бинасы

Шушма елгасында, Шәмәрдән тимер юл станциясеннән (Казан – Екатеринбург линиясе) 25 км төньяк-көнбатышка таба, Казаннан төньякка таба 106 км ераклыкта урнашкан.

Халык саны:

1795 елда — 583,
1859 елда — 1073,
1884 елда — 1320,
1897 елда — 1461,
1908 елда — 1554,
1920 елда — 1651,
1926 елда — 1576,
1938 елда — 2225,
1949 елда — 1668,
1958 елда —1898,
1970 елда — 2658,
 1979 елда — 3925,
1989 елда — 4887,
2002 елда — 6996,
2010 елда —7711,
2015 елда — 8553 кеше (татарлар).

1920 елга кадәр Балтач Казан губернасы Казан өязенең Балтач волосте үзәге була. 1920 елдан башлап ТАССРның Арча кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан башлап Төнтер районында, 1932 елның 2 мартыннан Балтач районы үзәге, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында, 1965 елның 12 гыйнвареннан район үзәге. Хәзер шулай ук Балтач шәһәр җирлегенең үзәге булып тора.

Мәдәният йорты

Тарихы

Балтачка XVII гасыр башында нигез салына (тарихчы әл-Мөслими мәгълүматлары буенча, 1369 елда). Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Акманов Пустошь дигән исем астында телгә алына.

XVIII гасыр – XIX гасырның беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары категориясенә карый, лашман йөкләмәсен үти. Бу чорда халыкның төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, киез аяк киеме һәм күн җитештерү, сабын һәм кирпеч җитештерү.

XX гасыр башында Балтачта 2 мәчет, 2 мәдрәсә, фельдшер пункты, шәраб кибете, 2 сыраханә, 10 вак-төякләр кибете, 2 ашханә, киез фабрикасы була; чәршәмбе саен базар эшли (1960 елга кадәр). Бу чорда авыл общинасы 2986,2 дисәтинә җир били.

1931 елда Балтачта Ленин исемендәге колхоз оештырыла (беренче председателе – Ф. Рамазанов). 1966 елдан «Балтач» совхозы составында, 1993 елдан – «Борбаш» совхозы, 2004 елдан – «Борбаш» җаваплыгы чикләнгән җәмгыять.

Балтачта «Балтасиагрохимсервис», «Балтач» көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты, икмәк комбинаты, май-сөт комбинаты, «Балтач» комбикорм заводы, типография, «Агропромснаб», «Балтач ит продуктлары», «Балтасистрой», «Водстрой», «Земля», «Мелиоратор», «Меховщик», «Профиль», «Сельэнергосервис», «Стройремтех», «Сурнай», «Татавтодор МДСУ-1», «Технострой», «Энергетика», «Юлчы», «Юмарт» предприятиеләре урнашкан.

"Мигъраҗ" үзәк мәчете

Мәдәнияте

1922 елда Балтачта изба-читальня ачыла, 1965 елдан китапханә статусында (2000 елдан яңа бинада).

1918 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда җидееллык итеп үзгәртелә (1937 елда яңа бина төзелә), 1938 елдан – урта мәктәп (1975 елда яңа бина төзелә). 1995 елда гимназия ачыла.

1954–1980 елларда Балтачта кичке мәктәп эшли.

1978 елда 30 нчы номерлы Авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесы ачыла, 1997 елда 96 нчы һөнәри лицей итеп үзгәртелә, 2014 елдан Арча агро-сәнәгать һөнәри көллияте составында.

1938–1944 елларда Татар академия театры филиалы эшли. 1957 елда район үзешчәннәре Мәскәүдә Халыкара яшьләр фестивалендә катнаша (Балтач мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе – Е. Хисамов).

Мәдәният йорты каршында (1978 елда төзелгән бина) дүрт үзешчән сәнгать коллективы халык статусында эшли:

«Балкыш» җыр һәм бию ансамбле,
халык уен кораллары оркестры,
халык театры,
«Шулдыр жыт» удмурт фольклор ансамбле.

1967 елда музыка мәктәбе ачыла, 2004 елдан балалар сәнгать мәктәбе (филиаллары Карадуган, Кече Лызи, Норма, Урта Көшкәт һәм Чепья торак пунктларында).

1998 елда «Хыял» яшьләр үзәге, 2000 елда – балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 2010 елда – күп профильле Спорт сарае, 2004 елда – «Балтач» тау чаңгысы базасы, 2018 елда – «Дулкын» бассейны ачыла.

1992 елда «Кенеш» Балтач районы удмурт милли-мәдәни автономиясенең Удмурт мәдәни җәмгыятенең беренче оештыру съезды була. Удмурт мәдәнияте үсешенә юнәлдерелгән чаралар үткәрелә: «Яңгыра, удмурт җыры!» фестивале, «Алтын каләм» конкурсы, удмурт мәдәнияте көннәре.

Балтачта 5 балалар бакчасы, мәдәният йорты, 2 китапханә, хастаханә эшли.

1994 елда «Миграҗ» мәчете, 2007 елда – «Раиф» мәчете, 2016 елда – «Иман нуры» мәчете ачыла.

2013 елда Балтачта «Дан аллеясы» паркы ачыла (идеясе, эскиз проекты һәм композициясе авторы – Татарстан Республикасының атказанган архитекторы, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының баш архитекторы Ш.Ф. Борһанов). Мемориаль комплекста Мәңгелек ут һәм өч һәйкәл бар: Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм репрессия корбаннарына. Алар арасында сугыш елларында һәлак булганнар исемнәре язылган гранит плитәләр һәм Геройлар бюстлары куелган.

"Дан аллеясы" паркы

Танылган кешеләре

Балтачның танылган кешеләре арасында:

Г.Г. Вәлиев (1930 елда туган) – шартлаткыч матдәләр буенча белгеч, химия фәннәре докторы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты;

К.С. Гозәеров (1927–2005) – оптик-механик, Социалистик Хезмәт Герое;

И.М. Закиров (1938 елда туган) – машина төзелеше технологияләре өлкәсендә галим, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы;

Р.И. Зарипов (1937–2009) – Социалистик Хезмәт Герое;

В.Б. Зыятдинов (1955 елда туган) – медицина фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган табибы;

М.М. Мөлеков (Мортаза-бай) (1863 –?) – эшмәкәр, киез итек фабрикасы, сәүдә йорты, ике кунакханә, чәйханә, Балтач һәм Карадуган авылларында сәүдә лавкалары тоткан, 1929 елда репрессияләнгән, милке конфискацияләнгән.

Элек М.М.Мөлековның сәүдә йорты булган бина

Тарихи-мәдәни һәйкәлләре

Балтачта сакланып калган мәдәни мирас объектлары:

М. Мөлековның киез итек-киез фабрикасы бинасы (XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы, «кирпеч» юнәлешендәге эклектик стильдә сәнәгать архитектурасы һәйкәле);

М.М. Мөлековның сәүдә йорты бинасы (1914 ел, псевдорус юнәлешендәге эклектик стильдә архитектура һәйкәле).