Биографиясе

1873 елның 29 марты, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Ташлыкүл авылы – 1951 ел, Уфа шәһәре.

1887 елдан Оренбург татар-башкорт укытучылар мәктәбендә укый. 1894–1899 елларда Россия армиясендә хезмәт итә, запаска унтер-офицер дәрәҗәсендә чыга. Дәүләкән урманчылыгында (Уфа губернасы) эшли.

1904–1905 елгы рус-япон сугышында катнаша, 1904–1907 елларда волость старшинасы, Бәләбәй өязе земство җыелышы гласные. 1908–1912 елларда Бәләбәй өязенең хәрби эшләр идарәсе мөдире. IV Дәүләт думасы депутаты (1912–1917), мөселманнар фракциясе әгъзасы. 1917–1929 елларда Бүздәк икмәк әзерләү пунктында эшли.

Нигезсез гаепләнә һәм 1929–1932 елларда Архангельск шәһәрендә сөргендә була. Аннан кайткач, Уфа авиация техникумында кассир булып эшли. Вафатыннан соң аклана.

Чыганаклар

Мусульманские депутаты Государственной думы России. 1906–1917 гг: Сборник документов и материалов. Уфа, 1998.

Әдәбият

Ольшанский Н.Н. Четвёртая Государственная дума. Портреты и биографии. СПб., 1913.

Автор – Д.М.Госманова