Тарихы

Авылга XVII−XVIII йөзләр арасында татарлар нигез сала. 2010 елның 1 июленә кадәр Иске Баграж-Елховой исемендә йөри. Революциягә кадәрге чыганакларда Елховый Ключ, Елхово, Махмутово Елхово Озеро исемнәре белән дә билгеле.

1740−1750 елларда халкы көчләп чукындырыла, 1840 елларда яңа чукындырылганнар үз диннәренә кайталар.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, балта эше таралган була.

1841 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет, тимерче алачыгы, су тегермәне, 1870 елда – мәчет, мәктәп, 2 ат тегермәне (тегермән ташларын махсус җайланма белән атлар әйләндерә), 6 кибет, 15−22 мартларда һәм 9−14 майларда ярминкә эшли.

1885 елда – 2 мәчет, 2 мәктәп, 6 кибет, 1905 елда – волость идарәсе, 2 мәчет, 2 мәдрәсә, тимерче алачыгы, 2 икмәк саклау һәм сату, 6 мануфактура һәм 6 бакалея кибете, чәршәмбе саен базар эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2698,6 дисәтинә тәшкил итә.

Бренче мәчет 1880 елда Я.Хәбибуллин акчасына салына, архитектура истәлеге. 1939 елда манарасы киселә, бинада башлангыч мәктәп, аннары склад урнаша. 1991 елда мәчеткә манара куела, ул яңадан эшли башлый.

Административ-территориаль буйсынуы

1918 елга кадәр авыл − Уфа губернасының Минзәлә өязе Ерсубай волосте үзәге, 1918 елдан Иске Баграж волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы, 1924 елдан Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1февраленнән Әлмәт районында.

Хәзер Елховой авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл Байрак” колхозы оештырыла (беренче рәисе – З.Заляков), соңыннан “Елховой” колхозына үзгәртелә. 1952 елда К.Маркс исемендәге колхоз (Түбән Абдул авылы) составына керә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1926 елда башлангыч мәктәп ачыла (1933 елда яңа бина төзелә), 1951 елда – сигезьеллык, 1953 елда урта (1972 һәм 1986 елларда яңа биналар төзелә) мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1972 елдан), мәдәният йорты, китапханә, 2 мәчет (2 номерлы мәчет 2003 елда М.Насретдинов акчасына төзелә).

Авыл янында архелогия истәлекләре табыла: 3 чыганак (Болгар чоры керәч ватыклары), Елховой каберлеге (Чиялек культурасы; яссы 5 кабер ташы), II Елховой каберлеге (балбал; ташлар төркеме табыла, иң зурысы − антропоморфлы формада – башы, җилкәләре, күкрәгендә тамга сугылган).

Күренекле кешеләре

Л.Г.Гыйльми (1906−1938) – язучы, (репрессияләнә, үлгәннән соң аклана);

Р.Х.Ибәтуллин (1931 елда туган) – нефтьче, техник фәннәр кандидаты, СССРның мактаулы нефтьчесе, ТССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, ТатНИПИнефть директоры (1978−1997 елларда), Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;

Ә.С.Сәләхов (1935 елда туган) – журналист, язучы ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 340,
1795 елда – 400,
1841 елда – 646,
1870 елда – 1082,
1885 елда – 1091,
1897 елда – 1796,
1905 елда – 2131,
1912 елда – 2559,
1920 елда – 2443,
1926 елда – 1187,
1949 елда – 1391,
1958 елда – 1579,
1970 елда – 1540,
1979 елда – 1544,
1989 елда – 826,
2002 елда – 990,
2010 елда – 934,
2015 елда – 916 кеше (татарлар).