РЛКСМ ҮК каршындагы Татар-башкорт бюросы органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1925 елда Мәскәүдә татар телендә нәшер ителә, беренче саны 1925 елның апрелендә басыла.

Мөхәррире — С.Садыйков.

«Яшәсен эшче һәм крәстиян берлеге!» лозунгы белән чыга.

Басманың максаты — авыл яшьләрен социализм рухында тәрбияләү һәм агарту.

Юнәлеше

Журнал битләрендә коммунистик тәгълимат, авыл хуҗалыгын рациональ алып бару турындагы мәкаләләр, яшь авторларның (С.А.Азамат, М.Бикбулат һ.б.) әсәрләре дөнья күрә.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2014. Т.6;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.