Тарихы

XVII йөзгә кадәр нигезләнә. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, сәүдә итү тарала.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда 3 мәчет була.

1906 елның 14–17 июлендә авыл алпавыт Ждановның һәм җирле түрәләрнең кысуына каршы баш күтәрә. Кузгалышка крестьяннар җиргә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәр дип ышанган беренче Дәүләт Думасының куып таратылуы сәбәп була. Кузгалышның башлап йөрүчеләре – солдат хезмәтеннән кайткан Г.Габдерәхимов, Г.Канәфиев, М.Насыйров, В.Җаббаров. Крестьяннар хуҗасы Жданов булган урманны кисәргә, аның ашлык амбарларын таларга һәм җирләрен басып алырга өндиләр. 14 июльдә рөхсәтсез урман кисү башлана. Җирле хакимият вәкилләре башбаштаклыкны туктатырга тырыша, ләкин 17 июльдә уздырылган авыл җыенында халык буйсынудан баш тарта. Полиция отряды белән бәрелештә 12 кеше яралана һәм үтерелә. Кузгалыш Самара губернаторы урынбасары Ф.Кошко җитәкчелегендәге гаскәриләр тарафыннан бастырыла. 74 кеше хөкемгә тартыла; хәрәкәтне җитәкләүчеләр һәм актив катнашучылар төрле срокларга ирекләреннән мәхрүм ителә; 8 кеше аклана.

XX йөз башында авылда 5 мәчет, 5 су тегермәне, ярма яргыч эшли; пәнҗешәмбе көнне базар була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 6910 дисәтинә тәшкил итә.

«Гобәйдия» мәдрәсәсе

Өченче җамигъ мәчет каршындагы «Гобәйдия» мәдрәсәсе Идел буендагы иң зур мөселман уку йортларыннан берсе исәпләнә; XIX йөз башыннан мәгълүм. XIX йөз ахырыннан махсус төзелгән бинада урнаша.

Нигезләүчесе һәм мөдәррисе – авылның өченче мәхәллә имам-хатибы Гобәйдулла бине Ибраһим бине Ишкуәт (1785–1845) – илаһият галиме, шәригать белеме буенча аңлатмалар һәм хезмәтләр авторы. Аның мәдрәсәдәге дәресләре күпләгән шәкертләрне үзенә тарта. Гобәйдулла хәзрәтнең вафатыннан соң, мәдрәсәдәге тәртип-традицияләрне аның улы, күренекле суфи шәех (ишан), уннарча мөриде булган Габделвәли дәвам иттерә.

XIX йөз ахыры – XX йөз башларында, мәхәллә имамнары һәм мәдрәсә җитәкчеләре булып Гобәйдулла бине Ибраһим бине Ишкуәт нәселеннән булган бертуган Мөхсин (1897 елдан) һәм Мәсгут (1902 елдан) Гобәйдуллиннар торганда, мәдрәсә тарихында яңа этап башлана. Алар, мәдрәсәнең уку-укыту программасына география, математика, Россия тарихы, рус һәм татар телләре кебек дөньяви фәннәрне дә кертеп, киң реформаторлык эшчәнлеге җәелдереп җибәрә. Мөдәррисләр арасында Г.Г.Сәгъди (Сәгъдиев), бертуган Ф. һәм К.Туйкиннар була.

XX йөз башында мәдрәсә комплексы өч уку-уку бинасыннан һәм берничә хуҗалык корылмасыннан тора. Уку йортында ел саен йөзләгән шәкерт белем ала. 1905–1922 елларда кыз балалар өчен аерым сыйныфлар эшли. Мәдрәсәдә булачак шагыйрь Сирин, булачак язучы С.Миңлекәй һ.б. белем ала. Мөхсин һәм Мәсгут Гобәйдуллиннар вакытында һәм 1924 елда ябылганга кадәр мәдрәсә Россиядә иң алдынгы мөселман уку йортларыннан санала.

XIX йөз ахырыннан «Гобәйдия» ике таш бинадан торган, хәзерге вакытта архитектура истәлеге булган комплекста урнаша. 1907 елдан мәдрәсә гамәлгә куючылары М.Гобәйдуллин, М.Мөхәммәдкәримов, А.Мөхәммәтҗанов һ.б. булган Бәйрәкә мөселман тәрәкъкыйпәрвәрләр җәмгыяте карамагында була. Җәмгыятьнең төп максатлары ярлы-мохтаҗларга ярдәм итү, мөселман мәктәп-мәдрәсәләрендә уку-укытуның заманча үзгәрешенә ирешү дип билгеләнә. 1910 елда җәмгыять тарафыннан мөселман мәктәпләре укытучыларының белемен күтәрү курслары, 1911 елда – һөнәри белем училищесы ачыла.

Эшчәнлеге 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң туктатыла.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Чәкән волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонда.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Бәйрәкә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Әрчү», «Үзәк», «Кызыл Байрак», «Мадьяр» колхозларын берләштергән «Авангард» колхозы оештырыла. 1940 елда «Авангард» колхозыннан Куйбышев исемендәге колхоз аерылып чыга, 1950 елда ике колхоз да «Коммунизмга» колхозына (үзәк утары – Бәйрәкә авылы; колхоз юкка чыккан Баланлы, Зирекле Елга, Чикләвек-Бүләк авыллары, 1959 елдан – шулай ук юкка чыккан Яңа Юл авылы хуҗалыкларын да берләштерә) керә.

1991 елдан – «Бәйрәкә» күмәк хуҗалыгы, 2003 елдан – «Нур» крестьян-фермер хуҗалыгы, 2004 елдан – «Нур-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2013 елдан – «Агро-Мир» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2017 елдан шулай ук «Халиков С.Н.» һәм «Шәрәфиева Т.Ә.» крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча «Агро-Мир» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә эшли, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1923 елда – җидееллык, 1935 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1918 елдан – элеккеге «Гобәйдия» мәдрәсәсе бинасында (1812 елда төзелә, 2014 елдан мәдрәсә музее урнаша; 3 меңнән артык экспонат исәпләнә), 2000 елдан – яңа бинада.

Авылда мәдәният йорты (1920 елдан – «Халык йорты», таш мәчет бинасында урнаша, 1964 елдан – яңа бинада), «Алсу» балалар бакчасы (1968 елдан), китапханә (1917 елдан; 1951 елдан – урта мәктәп каршында, 1963 елдан – авыл советы бинасында, 2005 елдан – мәдәният йорты бинасында), участок амбулаториясе (1933 елда участок хастаханәсе ачыла, 50 ятак-урынга исәпләнгән терапия бүлеген, 10 ятак-урынга исәпләнгән бала тудыру бүлеген үз эченә ала, 1990 елларда ябыла), ветеринария пункты (2015 елдан), мәчет (1994 елдан, элеккеге участок хастаханәсе бинасында), «Батыр» спорт комплексы (2014 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Мирас» фольклор коллективы (2001 елдан), «Моңлы саз» вокаль-инструменталь ансамбле (2012 елдан), «Тургай» бию коллективы (2015 елдан) эшли.

Авылдан ерак түгел «Дубравушка» балаларны сәламәтләндерү лагере (1956 елдан), төзекләндерелгән чишмә бар.

Авыл уртасында XIX йөз ахыры – XX йөз башына караган, шомартылган таштан салынган биналар комплексы: мәдрәсәнең бер катлы уку бинасы һәм шәкертләр өчен тулай торак вазифасын үтәгән таш йорт сакланган.

Авыл территориясендә мәдәни мирас объекты – 5 нче җамигъ мәчет бинасы (XIX йөз ахырында известьташ блоклардан салынган дип фаразлана; халык традицияләре сакланган классицизм юнәлешле эклектика стилендәге корылма) бар.

Мәчет янәшәсендә Мәсгут Гобәйдуллинның ашлык уру машиналары өчен детальләр сатыла торган (товар Американың “Россиядә ашлык уру машиналары сату халыкара компаниясе” тарафыннан тәэмин ителә) кибете – җирле таштан хуҗалык корылмасы итеп төзелгән бер катлы бина урнашкан.

Авыл зиратында XVII–XIX йөзләргә караган кабер ташлары сакланган.

Күренекле кешеләре

М.С.Абдуллин (1923–1998) – агроном, ТАССРның атказанган агрономы, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнаша, Баулы районының «Коммунизмга» колхозы рәисе (1953–1984 елларда), Ленин ордены, икенче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры;

С.Ә.Галиев (1949 елда туган) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, Татарстан Республикасының һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

И.С.Кәтиев (1925–2020) – СССРның атказанган уйлап табучысы, РСФСРның мактаулы нефтьчесе, техник фәннәр кандидаты, Бөек Ватан сугышында катнаша, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;

М.М.Мостафин (1909–1941) – язучы, Бөек Ватан сугышында катнаша; К.В.Рәхим (Рәхимов) (1905–1989) – язучы;

Т.И.Садыйкова (1964 елда туган) – педиатр, медицина фәннәре докторы;

Г.И.Сафиуллина (1966 елда туган) – невропатолог, медицина фәннәре докторы;

Б.Н.Хәбибуллин (1958 елда туган) – галим-математик, физика-математика фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Г.Н.Шәрәфетдинов (1929–2012) – журналист, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан китап нәшрияты директоры (1973–1987 елларда).

Халык саны

1795 саны – 806 ир-ат;
1859 елда – 2528,
1886 елда – 2565,
1897 елда – 4064,
1922 елда – 4334,
1926 елда – 3719,
1938 елда – 2387,
1949 елда – 1783,
1958 елда – 2009,
1970 елда – 2159,
1979 елда – 1937,
1989 елда – 1510,
2002 елда – 1507,
2010 елда – 1340,
2020 елда – 1122 кеше (татарлар).