Биографиясе

1835 елның 30 декабре, Ярославль губернасы — 1899 елның 23 гыйнвары, Ницца шәһәре, Франция.

Дворяннар катлавыннан.

Хокук белеме училищесен тәмамлый (Санкт-Петербург, 1855). 1855–1858 елларда Сенатның 1 нче департаментында хезмәт итә. 1858–1860 елларда Вологда җинаять эшләре мәхкәмә палатасы рәисенең иптәше (урынбасары). 1860–1863 елларда Вологда губернасы төрмәләр попечительләре комитеты директоры. 1863–1865 елларда Пенза, 1865–1866 да Псков губерналары прокуроры. 1866–1868 елларда Рыбинск округ мәхкәмәсе прокуроры. 1868–1870 елларда Харьков мәхкәмә палатасының прокурор иптәше (урынбасары). 1870–1871 елларда Самара, 1871–1877 елларда Ярославль округ мәхкәмәләре рәисе.

1877–1883 елларда Казан мәхкәмә палатасының өлкән рәисе. 1883–1884 елларда Сенатның гражданлык кассацияләре, 1884 елдан җинаять эшләре кассацияләре департаментларында.

Изге Александр Невский ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Альманах современных русских государственных деятелей. СПб., 1897.

Автор — Е.Б.Долгов