Идел елгасыгың югары террасасында, Лаеш районы Сапуголи (Сабакүл) авылы территориясендә урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 8,1 га. Су күләме 80 мең м3. Озынлыгы 765 м, иң зур киңлеге 157 м. Уртача тирәнлеге якынча 1 м, иң зур тирәнлеге 3,7 м. Формасы – озынча түгәрәк, урта өлешендә кысылган.

Күл казанлыгы термокарст процессы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Төньяк яры тәбәнәк һәм сөзәк, көньягы текә һәм күтәренке. Туенуы тотрыклы, күбесенчә җир асты сулары исәбенә.

Суы гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта, җиңелчә минеральләшкән (114,4 мг/л), бик йомшак (2,5 мг-экв/л), саргылт төстә. Суының үтә күренмәлелеге 90 см.

Ял итү максатларында һәм суы сугару өчен файдаланыла.

Күл ләмләнә һәм үсемлекләр белән каплана бара.

ТРның табигать истәлеге (1978).