Биографиясе

1908 елның 8 июле, Казан губернасы Мамадыш өязе, хәзерге Кукмара районы Танькино авылы —  1984 елның 25 сентябре, шунда ук.

1930-1941 елларда Кукмара районының «Кызыл крестьян» колхозы рәисе.

1941 елның июленнән Кызыл Армиядә.

1941 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 50 нче армиянең 139 нчы укчы дивизиясе 718 нче укчы полкта отделение командиры. Брянск, Көнбатыш, Үзәк, Белоруссия, 2 нче һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәүне саклауда (1941-1942), Ржев-Вязьма (1943), Орел, Смоленск, Брянск (1943), Белоруссия (1944) һәм Көнчыгыш Пруссия операцияләрендә (1945) катнаша.

1944 елның 24 июлендә Чаусы шәһәре янында Проня, Баля елгаларын кичкәндә (Могилёв өлкәсе), шулай ук Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә. Безнең гаскәрләрнең елгаларны кичүен тәэмин итә. Берүзе 19 немецны юк итә, 9 ын, шул исәптән офицерны әсирлеккә ала.

Сугыштан соң туган авылында колхоз рәисе булып эшли.

Бүләкләре

Ленин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Кукмара шәһәрендә Хәтер паркында П.Е.Воробьёв бюсты урнаштырыла, аның исеме белән урам атала.

Кукмара районының Түбән Үрәс авылы мәктәбенә Герой исеме бирелә, аның бинасына мемориаль такта куела.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963;

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1; Навечно в сердце народном. Минск, 1984;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 536, 543, 586, 607;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 37.