Эчтәлек

РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1918 ел 3 сентябрь карары нигезендә оештырыла һәм шул ук елның 19 октябрендә Казан губерна статистик бюросы буларак ачыла; БҮБК һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1920 ел 27 май Декреты һәм ТАССР Үзәк Башкарма Комитетының 1920 ел 28 сентябрь карары белән — ТАССР Статистика идарәсе, СССР Халык Комиссарлары Советының 1931 ел 9 май карары белән Татарстан халык-хуҗалык исәбе идарәсе итеп үзгәртелә, СССР Халык Комиссарлары Советының 1941 ел 26 май карары белән ТАССР Статистика идарәсе буларак кабат торгызыла, РСФСР Үзәк статистика идарәсенең 1987 ел 14 октябрь боерыгы белән — Татарстан Республика статистика идарәсе, ә РФ Дәүләт статистика комитетының 1992 ел 14 май карары белән Татарстан Республикасы Статистика дәүләт комитеты итеп үзгәртелә.

Исәп-хисап һәм статистик эшләрен башкара. Мәгълүмат чыганагын предприятие, оешма һәм учреждениеләрнең агымдагы һәм еллык хисаплары, шулай ук аерым башкарыла торган эре икътисади исәпләүләр һәм сан алулар тәшкил итә.

Төбәк статистикасы; милли хисап һәм түләү балансы; предприятиеләр статистикасы; товар базарлары статистикасы; хезмәт статистикасы; конъюнктура статистикасы һәм мәгълүмат хезмәте күрсәтү; статистиканы мәгълүматлаштыру; статистика органнарын һәм бухгалтерлык хезмәте идарәләрен финанслау; агросәнәгать комплексы статистикасы; капиталь төзелеш статистикасы; транспорт һәм элемтә статистикасы; социаль стат. һәм халыкка хезмәт күрсәтү; фән һәм техника статистикасы; бәяләр статистикасы; халык бюджеты статистикасы; демографик статистика; икътисади анализ һәм автоматлаштырылган мәгълүмат базасы; классификаторлар һәм регистрлар алып бару; махсус мәгълүматны эшкәртү; статистика хисабы бланклары белән тәэмин итү; ЭВМнар белән эшләү; ЭВМнарга техник хезмәт күрсәтү; бердәм ЭВМ статистикасы мәгълүматларын әзерләү; кадрлар һәм хокук; матди-техник тәэминат һәм транспорт; нәшрият үзәге бүлекләрен үз эченә ала.

Дәүләт комитеты составына Казан шәһәр статистика комитеты, район һәм шәһәр статистика идарәләре һәм бүлекләре керә.

РФнең шул ук исемдәге Дәүләт комитетына, Татарстан Республикасы Президентына һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына (1991 елга кадәр — СССР Үзәк статистика идарәсенә) буйсына. РФ Дәүләт статистика комитетының 2002 ел 20 декабрь боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының Дәүләт статистикасы комитеты итеп үзгәртелә.

Төп басмалары

«ТАССР Статистика идарәсе бюллетене» («Бюллетень Статистического управления ТАССР», №1–9, 1920–1922 еллар);

«Икътисади бюллетень» («Экономический бюллетень», №1–47, 1923 ел);

«Бәяләр статистикасы бюллетене» («Бюллетень статистики цен», 1924–1928 ел);

«ТАССР буенча популяр белешмәлекләр сериясе» («Серия популярных справочников по ТАССР», вып. 1–3, 1924–1925 еллар);

«ТАССР Статистика идарәсе материаллары» («Материалы Статистического управления ТАССР», т. 1–3, 1928 ел);

«ТАССР халык хуҗалыгы (1957–91)» («Народное хозяйство Татарской АССР», 1957–1991 еллар);

«Татарстан Республикасы: Статистик җыентык (1998–2001 еллар)» («Республика Татарстан: Статистический сборник», 1998–2001 еллар).

Рәисләре: А.М.Габетдинова (1992–1995 еллар), Р.Ә.Хөснетдинов (1995–2000 еллар), В.П.Кандилов (2000–2002 еллар).

Автор – Е.Б.Долгов