Вак чуерташ, ком, кайвакыт балчыксыл материал катнашмасыннан торучы тау токымнарының шомарган кисәкләре тупланмасы.

Эре (50-100 мм), уртача (25-50 мм) һәм вак чуерташлыкка (10-25 мм) бүленә.

Татарстан территориясендә Идел, Кама, Агыйдел елгалары һәм аларның кушылдыклары үзәннәренең дүртенчел чор утырмаларында таралган, биредә утраулар, комборын, сайлык, террасалар төзелешендә катнаша һәм ком-вак чуерташ чыганаклары барлыкка китерә.

Фаразланган 2 млрд м3 чамасы ресурслар белән 700 тирәсе чыганак ачыклана. 20 гә якын чыганак эшкәртелә.

Кама елгасы үзәнендә таралган чыганаклар һәм ятмалар аеруча

Елына 9,6 млн м3 дан артыграк чыгарыла.

Юл төзелешендә һәм бетонга салу өчен кулланыла.