- РУС
- ТАТ
В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасы. СССРдагы коммунистик юнәлешле массачыл һәвәскәр балалар оешмасы
Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә төзелә. 1921 ел ахырында РКСМ ҮК каршында балалар коммунистик оешмасының программасын, уставын һәм законнарын эшләү өчен махсус комиссия оештырыла. 1922 елның 13 февралендә Мәскәүнең 16 нчы басмаханәсенең комсомол ячейкасы каршында пионерларның 1 нче отряды барлыкка килә.
РКСМның 5 нче съездында (1922 елның октябре) пионерлар отрядлары бердәм балалар коммунистик оешмасы итеп тәгаенләнә, аның уставы, законнары, яшь пионерларның тантаналы вәгъдәсе, Пионерлар оешмасының төп атрибутлары — кызыл галстук һәм күкрәк билгесе раслана.
1924 елда Спартак исемендәге «Яшь пионерлар» оешмасы В.И.Ленин исемендәге Пионерлар оешмасы итеп үзгәртелә. Партия ҮКның «Пионерлар хәрәкәте турында» (1924 елның 4 августы), «Пионерлар хәрәкәтенең торышы һәм якындагы бурычлары турында» (1928 елның 25 июне), «Пионерлар слётының нәтиҗәләре турында» (1929 елның 2 сентябре), «Пионер оешмасының эше турында» (1932 елның 21 апреле) карарларында, КПСС Программасында Пионерлар оешмасының төп бурычлары, аның коммунистик тәрбия системасындагы урыны билгеләнә. Пионерлар оешмасының эшчәнлеге белән гомуми кысаларда комсомол җитәкчелек итә.
ТАССРда яшь пионерлар оешмасы төзү турындагы карар 3 нче Халыкара балалар атналыгына (1923 елның 10–17 августы) әзерләнү уңаеннан РКСМның Татарстан өлкә комитетының 1923 елның 19 июнендә уздырылган утырышында кабул ителә. 1923 елның 5 июлендә комсомоллар И.Малкин һәм Ш.Шаммазов җитәкчелегендә Казанның Югары шәһәр районында Үзәк коммунистик клуб җирлегендә 5 звенодан торган Спартак исемендәге пионерлар отряды оештырыла. 1923 елның 10 августында, 3 нче Халыкара балалар атналыгы көннәрендә, Казанда 70 кешелек 1 нче Казан пионерлары отрядының тантаналы сборы була, 12 августта Ирек мәйданында пионерларның беренче парады үткәрелә, 1923 елның 18 декабрендә Казан пионерларының 1 нче конференциясе булып уза.
РКСМның 7 нче өлкә конференциясендә (1924 елның июне) пионерлар хәрәкәтен республиканың барлык кантоннарында җәелдерү хакында карар кабул ителә. Конференциядән соң республикада пионерлар хәрәкәте күпкә активлаша: 1924 елның язында — 14 отряд (700 бала), 1924 елның көзендә — 100 отряд (5 мең бала), шул исәптән 30 татар пионерлары отряды (1500 бала), Казанда — 60, кантоннарда 40 отряд эшли.
1924 елда пионерлар өчен беренче республика газеталары — рус телендә «За Ильичом», татар телендә «Яшь ленинчы» чыга башлый. Татар балалары арасында пионерлар хәрәкәте үсешенә «Кечкенә иптәшләр» балалар журналы зур йогынты ясый, М.Җәлил аның мөхәррире була. 1925 елда шагыйрь Һ.Такташ татар телендә беренче пионерлар җырын — «Пионерлар маршы»н иҗат итә (композитор М.Мозаффаров).
1920–1930 елларда республика пионерлары актив рәвештә дингә каршы пропаганда алып баралар (күпләре «Сугышчан алласызлар берлеге» әгъзалары була), наданлыкка, сукбайлыкка каршы көрәштә катнашалар, яңа совет көнкүрешен пропагандалыйлар. 1929 елның июлендә 1 нче Бөтентатарстан пионерлар слёты уздырыла, аңа 600 дән артык делегат килә.
1 нче Бөтенсоюз пионерлар слётына (1929 елның 18–25 августы, Мәскәү) 70 кешелек делегация сайлана (аны яшь пионерларның өлкә бюросы рәисе М.Родионов җитәкли). Слётта Пионерлар оешмасының төп бурычлары билгеләнә: үз оешмаларының төп хуҗалары булу; яшь пионерлар законнарын тугры үтәү; Пионерлар оешмасы сафларын ике тапкыр арттыру; яллы балалар хезмәтен бетерү, ялланып эшләүче балаларны яклауга күтәрелү. 1930 елның 6–9 сентябрендә 2 нче Бөтентатарстан пионерлар слёты уздырыла, анда оешманың 1 нче Бөтенсоюз слётларыннан соңгы эшенә йомгак ясала, пионерлар оешмалары эшен алга таба яхшырту юллары, интернациональ тәрбия бурычлары билгеләнә.
1931 елда ВКП(б) карары белән Пионерлар оешмасының эшчәнлеге тулысынча мәктәпләргә юнәлдерелә. ВЛКСМ ҮКның 2 нче Пленумында (1936) пионерлар отрядларын һәр сыйныфта оештыру турында карар кабул ителә, пионерга алганда социаль чикләүләр бетерелә. 3 нче Бөтентатарстан слётында (1933 елның 26–28 августы) республикада Пионерлар оешмасының 10 еллык үсешенә нәтиҗә ясала. 1930 елларда пионерлар арасында физкультура-оборона эшчәнлеге популярлык казана: ату буенча ярышлар уздырыла, «Яшь Ворошилов укчысы» нормативлары тапшырыла, чаңгы походлары оештырыла. Пионерларны физик яктан әзерләүдә җәйге лагерьлар зур роль уйный башлый (1937 елда ТАССРда 189 шундый лагерь исәпләнә).
Бөек Ватан сугышы елларында республика пионерлары актив рәвештә фронтка һәм тылга булышалар. Тимурчылык хәрәкәте киң колач җәя, пионерлар фронтовиклар гаиләләрен шефлыкка алалар. Алар шулай ук «Татарстан пионеры» самолётын, «Татарстан колхозчысы» танк колоннасын, «Социалистик Татарстан» авиация полкын төзү өчен акча, кирәк-ярак җыюда катнашалар. 1943 елда республика комсомоллары һәм пионерлары башлангычында фашистлардан зыян күргән балаларга ярдәм фонды оештырыла (300 мең сум акча һәм 12 мең данә төрле әйберләр җыела), аның хисабына Әгерҗе районында фронтовиклар балалары өчен 100 урынга исәпләнгән шифаханә төзелә. 1944 елның 15 декабренә фашистлардан азат ителгән балаларга ярдәм йөзеннән 931876 сум акча, 1054 пар киез итек, 1525 пар күн аяк киеме, 2835 пар бияләй һәм оекбаш һ.б. туплана.
Сугыштан соңгы елларда белемнәр, өлгереш һәм дисциплина өчен көрәш Пионерлар оешмасының үзәктә торган бурычына әверелә: ВЛКСМның 11 нче съездында (1949 елның марты — апреле) Пионерлар оешмасының эшчәнлеге мәктәпнең укыту-тәрбия бурычларын хәл итүгә буйсындырылырга тиеш, дип ассызыклана. Төрле түгәрәкләр, Пионерлар оешмасы тарафыннан яшь натуралистлар, техниклар, туристлар, эзтабарлар слётлары уздыру һ.б. гамәли белемнәр һәм күнекмәләр үзләштерүгә ярдәм итә. 1950 елда республикада 210 яшь техниклар түгәрәге, 1954 елда 1085 яшь натуралистлар түгәрәге исәпләнә. Пионерлар арасында спорт-масса эше планлы рәвешкә керә, җәйге һәм кышкы спартакиадалар уздырыла (1957/58 уку елында кышкы спартакиадада 50 меңнән артык пионер катнаша). ВЛКСМ ҮКның 8 нче Пленумы (1957 елның ноябре) карарлары нигезендә ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты каршында Пионерлар оешмасының республика советы, районнарда район советлары оештырыла. Республика пионерлары эзтабарлык эше алып баралар, Октябрь революциясендә катнашучылар, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары геройлары турында мәгълүматлар, документлар һ.б.ны җыялар, мәктәпләрдә тематик музейлар һәм кызыл почмаклар оештыралар. 1957 елда ВЛКСМ өлкә комитеты башлангычында республика пионервожатыйларын әзерләү сыйфатын күтәрү өчен Татарстан укытучылар белемен камилләштерү институты каршында пионервожатыйлар университеты ачыла. Пионерлар оешмасының «Хезмәт һәм дуслык өчен» лозунгы астында узган 5 нче республика слётында (1958) республика пионер оешмаларының соц. ярышына нәтиҗәләр ясала.
Иң яхшы пионер отрядларына комсомолның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР Мәгариф министрлыгының күчмә Кызыл байрагы, иң яхшы тимурчыларга Казан гарнизонының күчмә Кызыл байрагы тапшырыла. Алдагы республика слётлары В.И.Ленинның туган көненә, ТАССР төзелүгә, Октябрь революциясенә, Пионерлар оешмасына нисбәтле юбилей елларында булып уза. «Балалык елларыннан ук хезмәттә үскән кеше генә илгә файдалы» девизы астында узган 6 нчы республика слёты (1960) — республика Пионерлар оешмасының хезмәт эшчәнлеге эстафетасына, 7 нче слёт (1962) — яшь натуралистлар, техниклар, эзтабарлар һ.б.ның эшләренә, 8 нче слёт (1965) — «Ленин йолдызлары, балкыгыз» лозунгы астында узган Бөтенсоюз Ленин пионерлар дружиналары смотрына, 9 нчы слёт (1967) Бөтенсоюз смотрында 3 ел дәвамында катнашуга йомгак ясый һ.б. Сугыштан соңгы елларда ТАССРда пионерлар саны пионер яшендәге мәктәп балалары саны белән тәңгәл килә.
1990 елның җәендә Пионерлар оешмасының чираттагы республика слётында балаларның яңа җәмәгать оешмасын — «Пионерлар — Татарстан варислары» берлеген төзү турында карар кабул ителә, соңрак атамадан «пионер» сүзе төшереп калдырыла. Берлек, эшчәнлегендә бернинди дә идеологик эчтәлеккә юл куймыйча, Пионерлар оешмасының иң яхшы традицияләрен дәвам итәргә тиеш була. Пионерлар оешмасының атрибутлары өлешчә саклана: оешма әгъзалары өч төстәге (ТР флагы төсләре) галстуклар бәйлиләр һәм күкрәк билгесе тагалар. Татарстан варислары берлегеннән тыш, ТРда Татарстан укучылары ассоциациясе, ТР балалар һәм үсмерләр федерациясе, Башлангыч журналистлар лигасы, «Бергәлек» («Содружество»), «Татарстан скаутлары» («Скауты Татарстана») һ.б. бар. Республика Пионерлар оешмасының вакытлы матбугат органнары: «Яшь ленинчы» газетасы, «Ялкын» журналы.
Соколова Э.С., Тоборко В.А. Всесоюзная пионерская организация имени В.И.Ленина. М., 1963;
Носов С.С. Мы — юные ленинцы. К., 1968;
Малкин И.И., Носов С.С., Яруллин Ш.Н. Марш пионерии Татарстана. К., 1973;
Малкин И.И. Первые галстуки. К., 1984.
Авторлар — Р.А.Айнетдинов, Л.М.Айнетдинова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.