Чын фамилиясе Сатыев.

Биографиясе

1886 елның 13 июне, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Арслан авылы — 1958 елның 28 июле, Казан.

Эстәрлебаш мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң (1899–1906), шунда ук укыта. Истанбул университеты каршындагы укытучылар семинариясен (1909), шул ук университетның физика-биология факультетын (1912) тәмамлый. 1912 елдан «Хөсәения», 1913 елдан «Госмания» (Уфа шәһәре), 1915 елдан «Исхакыя» (Верный шәһәре, хәзерге Алма-Ата шәһәре, Казакъстан) мәдрәсәләрендә табигать белеме һәм физика укыта, шунда ук татар педагогия курсларын оештыра. 1918 елда Бөгелмәдә татар педагогия курсларында, 1918–1920 елларда «Галия» мәдрәсәсендә (Уфа), 1921–1931 елларда Башкорт педагогия техникумында (Уфа) укыта. 1933–1948 елларда Казанның гомуми белем бирү һәм урта махсус уку йортларында физика, география укытучысы. Татар телендә табигать белеме буенча беренче уку ярдәмлекләре авторы. 1920–1930 елларда ТАССР мәгариф органнары кушуы буенча физика, химия буенча мәктәп дәреслекләрен, шулай ук фотография һәм умартачылык буенча ярдәмлекләрне татар һәм башкорт телләренә тәрҗемә итә.

Хезмәтләре

Йорт хайваннарының килеп чыгуы һәм яңа токым хайваннар чыгару. К., 1926; 

Табигатьне күзәтү һәм тәҗрибәләр ясау (1 нче баскыч эш мәктәпләре өчен кулланма). Уфа, 1926; 

Минералогия һәм геология: 2 нче баскыч мәктәпләр һәм педтехникумнар өчен. К., 1927.

Әдәбият

Әхмәтҗанов М.И. Күренекле мәгърифәтчеләр. Габдулла Фәйзи // Мәдрәсәләрдә китап киштәсе. К., 1992.