Эчтәлек

1944 елда фашистлар төрмәсендә һәлак булган герой-шагыйрьнең 60 еллык юбилее уңаеннан 1966 елда куела.

Һәйкәл (скульптор В.Е.Цигаль, архитектор Л.Г.Голубовский) төп 3 өлештән – мәйданчык (стилобат), скульптура һәм гранит дивардан торган архитектура комплексыннан гыйбарәт.

Трапеция формасындагы гранит мәйданчык җир өсте тигезлегеннән күтәрелеп тора. Ул тигезсез калкулык – 1 нче Май мәйданы рельефын тигезли һәм зур сәнгати-композицион әһәмияткә ия. Бауман урамыннан һәйкәлгә таба көнбатыш яктан киң гранит баскыч күтәрелә. Композиция үзәгендә мәйданчык конфигурациясен кечерәйтеп кабатлаучы чәчәклек ясалган. Ян-якларына шомартып ялтыратылган гранит эскәмияләр урнаштырылган. Скульптура трапециянең кече нигезеннән 7,9 м га күтәрелгән. Скульптура белән бербөтенлек тәшкил иткән бронза нигездә «М.Җәлил» факсимиле имзасы бар. Монумент мәйданның ансамбленә органик рәвештә кушыла. Аның ачык силуэты күк фонында аерылып тора; Кремль манаралары вертикальләре скульптураның куәтле пластикасын ассызыклыйлар һәм көчәйтәләр. Җәлил сынында тыелгысыз омтылу чагыла. Көрәшче-шагыйрь үзен бәйләгән богауларны өзеп ташларга җыена сыман. Скульптураның композициясе үзенчәлекле динамика белән аерылып тора: горур күтәрелгән баш, буйсынмас, тәвәккәл караш батырлык, рухи көч һәм каһарманлык турында сөйли. Сәнгати образ идеясенең гәүдәләндерү осталыгы белән кушылуы скульптурага көчле, баһадирларга хас чагылыш бирә.

Мәйданчыкта бераз ялтыратылган һәм җиңелчә эшкәртелгән гранит блоклардан тәбәнәк дивар корылган. Блокларда, стильләштерелгән карлыгачлар фонында, Муса Җәлил шигырьләреннән татар һәм рус телләрендә 3 цитата китерелә:

1. «Җырлап үттем данлы көрәш кырын,

         Җырлап килдем тормыш языма».

2. «Яшәү хозурлыгы хөрлектә,

         Гомер озынлыгы ирлектә».

3. «Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

         Үлемем дә яңгырар җыр булып».

Һәйкәлнең идеясен ачып, скульптор В.Е.Цигаль: «Минем күзаллавымда ул әсирлекнең чәнечкеле богаулары аша тоткынлыктан иреккә ыргылган көрәшче буларак үсә барды, көрәшче образы шагыйрь образын бераз күләгәдә калдыргандыр да. Шуңа да карамастан, ул чакта миңа җәмгыятьтә геройга бәяләмә бирү өчен дә, Җәлилнең үзе һәм аның якыннары өчен дә минем бу омтылышым һәйкәлдә чагылырга тиешле иң мөһим хасият булып тоелды. Аны хәтердә саклау өчен. Тик янәшәдәге диварда гына аның шигырьләре уелган. Алар, Ватанга кайткан кошлар кебек, барыбызга да Шагыйрьнең фаҗигале язмышы турында сөйлиләр төсле», – дип язды.

1995 елда тәбәнәк гранит диварга «Җәлилчеләр төркеме» әгъзаларының В.Е.Цигаль тарафыннан эшләнгән барельеф-портретлары урнаштырыла.

Әдәбият

Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982;

Гарзавина А.В., Новицкий А.И. Моя Казань. Казань, 1984;

Знаменитые люди о Казани и о Казанском крае. Казань, 1999.

Автор – А.И.Новицкий