- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (12.8.1942), полковник
1916 елның 28 феврале, Самара губернасы, Бөгелмә өязе (хәзерге Лениногорск районы) Иске Куак авылы — 1992 елның 30 декабре, Воронеж өлкәсе, Борисоглебск шәһәре.
7 сыйныф тәмамлый. Батраклыкта, аннары колхозда эшли. Казан мех техникумының ике курсыннан соң Тамбов очу училищесенә җибәрелә (1939).
1939–1941 елларда гражданнар авиациясенең Көнчыгыш-Себер идарәсе очучысы.
1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, Көньяк-Көнбатыш фронтында 8 нче армия 52 нче бомбардировщиклар полкы эскадрильясе командиры урынбасары. Белая церковь, Ростов-Дон, Харьков, Воронеж шәһәрләре янында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 145 сугышчан очыш ясый.
1942 елның июнендә батырлыккүрсәтә. В.И.Яницкий җитәкчелегендәге 9 бомбардировщик алдына дошманның Сталинград (хәзер Волгоград) өлкәсенең Перелазовский хуторындагы танк колонналарына һөҗүм итү бурычы куела. Зенит ярчыгы кулын яралый, ләкин самолётлар төркемен максаттагы объектка алып барып җиткерә.
Югары очыш әзерлеге курсларын тәмамлый. 1942–1944 елларда Хәрби-һава академиясе тыңлаучысы.
Борисоглебск педагогика институтын тәмамлый (1956).
1946 елдан Борисоглебск хәрби-авиация училищесендә өлкән укытучы.
1970 елдан отставкада. Экскурсия бюросы рәисе булып эшли.
Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Борисоглебск шәһәренең Мактаулы гражданины.
В.И.Яницкийның бюстлары Лениногорск шәһәрендәге Геройлар аллеясында һәм Иске Куак авылында урнаштырыла. Лениногорсктагы урамга аның исеме бирелә.
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С.734;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 192.
Автор — Ф.Г.Миңнеханов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.