60 ка якын төре билгеле, Евразия, Төньяк Америка, Төньяк-көнбатыш Африкада таралган. Татарстан территориясендә гади кычыткан чыпчыклары (T.troglodytes) очрый, Евразиядә таралган семьялыкта бердәнбер төр. Катнаш һәм чыршы урманнарында, куе булып үскән куаклыкларда яшиләр.

Гәүдәсенең озынлыгы 10–12 см, авырлыгы 10 г га кадәр. Гәүдәсенең өске өлеше, канат һәм койрыгы аркылы кара рәсемле аксыл-коңгырт, аскы ягы шундый ук рәсемле соры коңгырт төстә. Түгәрәкләнеп килгән кыска канатлы. Койрыгы бик кыска, вертикаль рәвештә диярлек өскә күтәрелгән. Томшыгы нечкә, туры. Кашлары аксыл. Күчмә кош. Апрельдән октябрьгә кадәр очрый. Оясы шарсыман, аны, керү юлын яннан калдырып, мүк белән капланган агач кәүсәләрендә, чыбык-чабык өемнәрендә ясый. Кызыл тимгелле 5–7 ак йомырка сала; балалары июнь уртасында чыга. Вак умырткасызлар белән туклана.

Урман корткычларын юк итә.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.