Биографиясе

1782 елның 23 мае, Мекленбург-Шверин герцоглыгы, Росток шәһәре — 1851 елның 16 августы, Санкт-Петербург.

Росток, Гёттинген, Тюбинген университетларында (1802 елга кадәр) укый.

1807 елдан Казан университетында, шәрекъ телләре ординар профессоры, гарәп, фарсы, яһүд, сүрия телләрен, палеография, Алтын Урда нумизматикасын укыта. 1807–1817 елларда шәрекъ телләре кафедрасы мөдире; бер үк вакытта, 1815 елдан, философия факультеты деканы.

Фәнни эшчәнлеге

Азия басмаханәсендә (Казан) аның гарәп телендә 17 самани һәм буид акчаларына багышланган беренче «Саманиларның кайбер көмеш тәңкәләре тасвирламасы» («Описание некоторых серебряных монет Саманидов», 1808) монографиясе басыла. Соңрак Казанда һәм Идел буендагы башка шәһәрләрдә сакланучы берничә шәхси акча коллекцияләре тасвирламасын тәкъдим итә, Гарәп хәлифәлеге, Саманилар, Идел буе Болгар дәүләте акчаларын җентекләп тикшерә.

Шушы ук чорда аның шәхси нумизматика коллекциясенә нигез салына.

1818 елдан Санкт-Петербургта, Азия музеен оештыручы һәм аның беренче директоры.

1818–1828 елларда Император гавам китапханәсенең шәрәфле китапханәчесе: шәрекъ китапларын һәм кулъязмаларын, шул исәптән Ардебиль китапханәсен эшли (Персиядән кайтарылган шәрекъ кулъязмалары җыелмасы) тасвирлау белән шөгыльләнә.

Беренчеләрдән булып Эрмитаждагы һәм Азия музейларындагы шәрекъ акчаларын, медальләрне, Петербург ФАнең Шәрекъ Минц-кабинеты кулъязмаларын өйрәнүгә керешә.

Одесса тарих һәм борынгылык җәмгыяте әгъзасы (1839). Рус археология-нумизматика (соңрак археология) җәмгыятен оештыручыларның берсе (1848).

Хезмәтләре урта гасырлар шәрек нумизматикасына, чыганакларны өйрәнү гыйлеменә һәм эпиграфикага карый. Россия тарихын өйрәнүдә шәрекъ чыганакларын җәлеп итүдә зур роль уйный.

Френ хезмәтләре Россиядә шәркыятьчелек гыйлеме һәм шәрекъ (шул исәптән Алтын Урда) нумизматикасы үсешенә җирлек әзерли.

Әдәбият

Дорн Б.А. Академик Френ и его учёная деятельность. СПб., 1855; 

Савельев П.С. О жизни и трудах Френа. СПб., 1855; 

Валеев Р.М. Казанское востоковедение: истоки и развитие (XIX в. — 20 гг. XX в.). К., 1998; 

Куликова А.М. Российское востоковедение XIX века в лицах. СПб., 2001.

Автор — Р.М.Вәлиев