Эчтәлек

Биографиясе

1887 елның 25 сентябре — 1939 елның 11 ноябре.

Польша-Литва татарларыннан.

Петербург университетын тәмамлый (1911).

Варшава ярлы мөселманнарга ярдәм итү җәмгыяте секретаре.

Польша-Литва татар студентлары түгәрәге җитәкчеләренең берсе.

1917 елда Польша, Белоруссия һәм Украина татарлары берлеге ҮК секретаре.

1918–1919 елларда Кырым төбәк хөкүмәте премьер-министры канцеляриясе мөдире, 1919–1920 елларда Әзәрбайҗан хөкүмәте әгъзасы.

1920–1932 елларда Вильно шәһәрендә: Вильно повяты тикшерүчесе, аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче, Вильно округ мәхкәмәсе судьясы.

1932–1934 елларда Замостье шәһәре, 1935–1939 елларда Гдыня шәһәре округ мәхкәмәсе рәисе урынбасары. Бер үк вакытта, 1925–1929 елларда «Польшадагы татар нәселләре гербовнигы»н («Гербовник родов татарских в Польше») чыгару буенча комитет рәисе.

1929 елдан Речь Посполита татарлары мәдәни-агарту берлегенең үзәк советы секретаре, 1938–1939 елларда рәисе. Варшавада татар музеен оештыручы. «Рочник Татарски» басмасының өч томы мөхәррире, «Мөселман календаре»н чыгаруны башлап җибәрүче. Польшада яшәүче татарлар тарихына багышланган популяр мәкаләләр авторы.

1939 елның сентябрендә гестапо тарафыннан кулга алына, соңыннан атып үтерелә.

Автор — Я.Я.Гришин