- РУС
- ТАТ
1938 елның 24 гыйнвары, Ростов өлкәсенең хәзерге Белокалитвинский районы Түбән Серебряковский хуторы – 2015 елның 20 гыйнвары, Казан.
Казан педагогия институтын тәмамлый (1965).
1967–1971 елларда ВЛКСМның, 1974 елдан КПССның Татарстан өлкә комитетларында.
1989–1994 елларда «Хәтер китабы» редакциясендә мөхәррир, 1994 елдан баш мөхәррир.
Бер үк вакытта 2002 елдан Казан архитектура-төзелеш университетының тарих һәм культурология кафедрасы профессоры.
Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалганнарга һәм һәлак булганнарга, сәяси репрессия корбаннарына багышланган күптомлы басмаларның баш мөхәррире. «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында (1941–1945)» – «Татарстан в годы Великой Отечественной войны (1941–1945)» китабын (2000, 2009) һәм «Татарстан тарихы» дәреслеген (2001, 2006, 2009) төзүче-авторларның берсе.
ТР Дәүләт бүләге күптомлы «Хәтер»–«Память» китабын әзерләп чыгаруга керткән хезмәтләре өчен бирелә (2000). Медальләр белән бүләкләнә.
Боевые потери народов Татарстана в годы Великой Отечественной войны 1941–1945 гг. Казань, 1998.
Авиаторы Татарстана в годы Великой Отечественной войны 1941–1945 гг. Казань, 2000.
Боевые крылья Татарстана. Казань, 2005.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.