Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында Орёл губернасыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Архангельское, Алксеевка исемнәре белән дә мәгълүм.

Халкы крепостной крәстияннәр катлавына керә, XVIII−XIX йөзләрдә алпавытлар булып Буткевичлар, Шкапскийлар, Пьянковичлар, Пироговскийлар, Хорькевичлар һәм башкалар тора. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив сугыша.

1864−1868 елларда тузган XVIII йөз чиркәве урынына В.И.Хорькевич һәм сәүдәгәр Д.И.Стахеев акчасына таштан Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве салына (1936 елда ябыла, 2004−2005 елларда реставрацияләнә, дини архитектура истәлеге).

1887 елда үз бинасында катнаш чиркәү-приход мәктәбе ачыла.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда су тегермәне була. XX йөз башында шулай ук тимерчелек, икмәк саклау һәм сату, шәраб һәм 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 405 дисәтинә тәшкил итә. 1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 57 хуҗалыкның 24 ендә ат юк, калганнары − бер, ике ат тота; 401 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлә.

Авыл тирә-ягында эре җирбиләүчеләр: Котлецовлар, Шкапскийлар, Зеленцовлар, Пыхтеевларның утарлары һәм хуторлары урнашкан була.

Авыл халкы 1920 елдагы “сәнәкчеләр” фетнәсендә катнаша.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Кадер авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда”8 март” колхозы оештырыла. 1950 елдан − зурайтылган “Якты Йолдыз” колхозы (үзәк утары Кадер авылында), 1998 елдан − шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы, 2006 елдан “Зәй” агрофирмасының “Ялкын” бүлекчәсе составында (кырчылык).

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда элекке алпавыт утарларының берсендә крәстиян яшьләр мәктәбе ачыла. Соңрак биредә 1990 елларга кадәр ярдәмче интернат-мәктәп урнаша (Зәйгә күчерелә).

1970 елларда авыл янында “КАМАЗ”җитештерү берләшмәсенең тау чаңгысында шуу трассасы төзелә, хәзер “Федотово” спорт-эшлекле аралашу комплексы (тау чаңгысында шуу һәм спортның башка төрләре, кунакханә, ресторан һәм башкалар).

Халык саны

1859 елда – 316,
1906 елда – 256,
1913 елда – 314,
1920 елда – 308,
1926 елда – 242,
1938 елда – 249,
1949 елда – 179,
1958 елда – 102,
1970 елда – 107,
1989 елда – 53,
2002 елда – 21,
2010 елда – 37,
2017 елда – 35 кеше (руслар – 86%, татарлар – 14%).