Биографиясе

1897 елның 7 июне, Сембер губернасы Буа өязе Иске Тинчәле авылы –1938 елның 9 мае, Казан.

Иске Тинчәле мәдрәсәсен (1911), Сембер рус-татар мәктәбен һәм укытучылар әзерләү курсын (1917), Татар коммунистик университетын (1925) тәмамлый.

1911–1916 елларда Екатеринослав шәһәре янәшәсендә ташкүмер чыгару ширкәтендә күмер чабучы булып эшли.

1917–1920 елларда Буа өязендә укытучы. 1920–1921 елларда Буа өязе азык-төлек комитеты инспекторы.

1927–1928 елларда Казанда ВКП(б)ның Түбән шәһәр райкомы 1 нче секретаре. 1930 елда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында оештыру бүлеге мөдире. 1930–1937 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе; СССР Үзәк Башкарма Комитет Президиумы әгъзасы.

1937 елның 31 июлендә кулга алына, репрессияләр чоры корбаны (кара: «Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террористик оешмасы» эше).

Фәнни иҗаты

ТАССР икътисадына һәм мәдәниятенә караган хезмәтләр авторы.

Бүләкләре

Ленин ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Татарстан в завершающем году пятилетки. Казань, 1932.

Татарстан на рубеже двух пятилеток. Казань, 1933.

Әдәбият

Белялов У. Абрамов К.А. // Борцы за счастье народное. Казань, 1983. Кн. 2.

Книга Памяти жертв политических репрессий. Казань, 2000. Т. 1.

Автор – Ф.Г.Кәлимуллина