Эчтәлек

Гобелен фамилияле француз буяучылары исеме белән аталган.

XX йөз сәнгатендә «гобелен» төшенчәсе белән Көнбатыш Европадагы классик гобелен традицияләре – шпалерадан башлангыч алган, кулдан тукылган уникаль тематик һәм бизәкле панноларны (келәмнәрне) атыйлар.

Гобелен чималы буларак нигездә йон, кайвакыт мамык һәм җитен кулланылган. Рәссам композицияләрне алдан катыргыга төшерелгән эскиз нигезендә тукый (еш кына рәссам үзе үк башкаручы да).

Татарстанда гобелен сәнгатенә М.С.Килдебәкова нигез сала. 1964 елда ул республикада беренче булып, келәм туку ысулы белән «Музыкант» дип исемләнгән сюжетлы гобелен эшли.

1974–1990 елларда М.С.Килдебәкова республика Сәнгать фонды каршында А.Н.Егоров, Г.Н.Маликова, Г.Шәрипова катнашында оешкан һөнәр остаханәсен җитәкли.

Эшчәнлекләрен алар иҗат бригадасына берләшеп башлыйлар, һәм беренче киң күләмле эшләре Казан көнкүреш йортының үзәк демонстрацияләү залы диварында келәм ысулы белән тукылган «Татарстан» гобелены була (1975–1976 еллар, катыргыда эскиз авторы – Р.Ә.Килдебәков).

Остаханә рәссамнары иҗатында ике юнәлеш – орнамент белән бизәлешле гобелен (А.Н.Егоров – «Ай яктысы», 1977 ел; «Тау чишмәсе», 1981 ел; М.С.Килдебәкова – «Чәчәкле интерьер», 1980 һ.б.) һәм сюжетлы-тематик (А.Н.Егоров – «Казанны акгвардиячеләрдән азат итү», 1978 ел; «Иске фонтан», 1980 ел; Г.Н.Маликова – «Су анасы», 1987 ел һ.б.) юнәлешләр билгеләнә.

1970 еллар ахыры – 1980 еллар – Татарстанда гобелен сәнгатенең чәчәк ату чоры. Аңа Россия сәнгать югары уку йортларын һәм училищеләрен тәмамлаучылар – Г.П.Анютина, А.В.Карпенко, Х.Шәрипов (Чаллы шәһәре), Ә.Ильясова һәм башкалар мөрәҗәгать итә.

Гобелен әсәрләре бетон һәм пыяладан төзелгән иҗтимагый биналарның интерьерларына эмоциональ төсмер бирәләр («Сәүдә үзәге» рестораны, 1977 ел; Казанда студентлар ашханәсе, 1980 ел; Әлмәттә Нефтьчеләр мәдәният йорты, 1977 ел һ.б.).

Эре форматлы әсәрләр белән беррәттән (М.С.Килдебәкова – «Урман», 1980 еллар, Чаллы шәһәре загсы; А.Н.Егоров – «Мендельсон маршы», 1982 ел, Казанда никахлашу сарае) мини-гобелен барлыкка килә. Бу жанрда А.Н.Егоров («Җайдак», 1984 ел), А.В.Карпенко («Көзге сонет», 1984 ел), Г.Н.Маликова («Ретро стилендә», 1983 ел), Г.П.Анютина («Очыш», 1986 ел) һәм башкалар актив эшли.

Гобеленга татар халык сәнгатенә хас сурәтләү чаралары үтеп керә (орнаментлы бизәлеш, төсләр кушылудагы һәм образлылыктагы милли үзенчәлекләр), бу исә профессиональ татар гобелен мәктәбе барлыкка килүе турында сөйли. Орнаменталь бизәлешле Г. М.С.Килдебәкова, Г.Н.Маликова, Х.Шәрипов, Ә.Ильясова иҗатларында аеруча киң үсеш ала. Биредә татар милли бизәкләре, җылы, якты төсләр палитрасы актив роль уйный.

1980 еллар ахыры – 1990 еллар башында гобеленга заказлар азая, сәнгатьнең бу төренә ихтыяҗ кими.

1990 елларның 2 нче яртысында – 2000 еллар башында Чаллыда А.В.Карпенко, Х.Шәрипов, Е.И.Одинцова, С.В.Большакова, Казанда Ә.Ильясова гобелен әсәрләре тудыралар.

Хәзерге заман гобелен сәнгатендә шартлы-символик образлар, фигураларны, пейзажларны, предметларны орнаменталь-бизәлеш юлы белән стильләштерү өстенлек итә. Х.Шәрипов әсәрләрендә татар фольклоры сюжетлары төп тема булып тора. Ә.Ильясова эшләрендә ислам сәнгате традицияләре чагылыш таба, алар Шәрекъ миниатюрасын хәтерләтә («Дантау тарлавыгында» диптихы, 1990 ел; «Шәрекъ мотивлары», 1991 ел). Чаллы хатын-кыз рәссамнарының мини-гобелен әсәрләренә гомумкешелек темалары хас (С.В.Большакова – «Юллар һәм язмышлар», 2000 ел; Е.И.Одинцова – «Агония», «Болыт эчендә», 1999–2000 еллар).

Татарстан Республикасы рәссамнарының гобелен әсәрләре гамәли бизәлеш сәнгатенең халыкара, бөтенсоюз, бөтенроссия, төбәк, республика күргәзмәләрендә күрсәтелә. Алар Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда, Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләре картиналар галереяларында саклана.

Әдәбият

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Гобелен // Декоративное искусство Татарстана (1920–1990-е гг.). Казань, 1995.

Автор – М.Е.Ильина