Биографиясе

1835 елның 2 июле, Түбән Новгород шәһәре – 1889 елдан соң.

Өяз училищесен тәмамлый, 1853–1865 елларда Казан губернасының төзелеш һәм юл комиссиясендә сызымчы булып эшли, 1863 елда Сәнгать Академиясендә читтән торып укыган архитектура рәссамы дәрәҗәсенә имтиханнар тапшыра.

1865–1874 елларда Казан губерна идарәсенең төзелеш бүлеге архитекторы. Казанның Иске татар бистәсендә П.И.Романов проектлары буенча Борнай мәчете (1872 ел), Галиев мәчете (1882 ел), «Касыймия» мәдрәсә комплексы (1877–1882 еллар), «Мәрҗания» мәдрәсәсенең (1880–1881 еллар) төп бинасы һәм флигеле төзелә.

Чистай өязенең Екатерининский бистәсендәге (1875 ел), Лаеш өязенең Рус Сәрдәсе авылындагы (1879 ел) чиркәүләрне, Казандагы иске дин тарафдарларының Спас-Преображение (1878 ел) чиркәвен реконструкцияләү проектларын эшли.

Күпчелеге Казанның татар бистәләрендә урнашкан байтак кына торак йортларны, аерым алганда И.И.Апаков йортын (1866 ел, соңрак «Болгар» номерлары бинасы) проектлаштыра.

Эклектика стиленең төрле юнәлешләрендә эшли.

Әдәбият

Остроумов В.П. Очерки по истории города и его архитектуры. Казань, 1978.

Муртазина Л.М. Архитекторы Казани XVIII – начала XX века: Биогр. справ. Казань, 1999.

Автор – Л.М.Мортазина