Биографиясе

1953 елның 3 ноябрендә Куйбышев шәһәрендә туган.

Казан финанс-икътисад институтын (хәзер Казан университетының Идарә, икътисад һәм финанс институты) тәмамлый (1975 ел), шунда ук эшли, финанслар кафедрасы мөдире (1990–2000 елларда һәм 2003 елдан).

Фәнни тикшеренүләре Россия Федерациясендә бюджет төзелеше, бюджет өлкәсендә хокук мөнәсәбәтләрен камилләштерү мәсьәләләрен өйрәнүгә карый. Профессор А.М.Ляндо җитәкчелегендә предприятиенең финанс-кредит планын эшләүдә катнаша (1975–1978 еллар), Россия Федерациясе бюджет системасының нәтиҗәлелегенә бәя бирә (2000–2003 еллар).

Хезмәтләре

Бюджетное устройство Российской Федерации: теоретические аспекты. Казань, 2001.

Бюджет и бюджетная политика субъекта Российской Федерации: Учеб. М., 2003 (автордаш).

К вопросу о реформировании бюджетного процесса в РФ // Финансы и кредит. 2006. № 6.