Биографиясе

1875 елның 7 августы, Вятка губернасы, Алабуга өязе Тирсә авылы – 1939 елның 8 гыйнвары, Казан.

Казан университетының хокук (1897) һәм тарих-филология (1902) факультетларын тәмамлый.

1900 елда Казан мәхкәмә палатасы округының Присяжный вәкилләр корпорациясенә керә.

«Хокук вә хәят» журналы нашире һәм мөхәррире (1913–1914), «Бәянелхак» газетасының соңгы мөхәррире (1914).

Иҗаты

«Мөселман», «Имам», «Нашир» псевдонимнары куеп яза.

Туган тел, милләтләрнең тигезлеге, кеше хокукы, татарларның хокукны белү дәрәҗәсе мәсьәләләрен күтәрә.

«Төрек-татар теленең фәнни грамматикасы тәҗрибәсе» («Опыт научной грамматики турецко-татарского языка», 1910) һәм «Татар теленең нәхүе һәм сарыфы» (1910) исемле китаплар авторы.

Иманаевның «Иҗтимагый күренеш нәтиҗәсе буларак мөселман гражданлык юридик строе» («Мусульманский гражданский юридический строй как результат общественности», 1926) исемле монографиясе мөселман хокукына багышлана.

1933–1936 елларда репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Гайнуллин Х. Юлыбыз адаштырмас // Шәһри Казан. 2003. 23 декабрь.

Емельянова И., Ахунов А. Шейх-Аттар Иманаев (1875–1939) // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2002. № 1/2.