- РУС
- ТАТ
гигиена белгече, медицина фәннәре докторы (1932), профессор (1935), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1945)
1889 елның 20 гыйнвары, Сембер губернасы, Буа өязе Ишеевка авылы —1952 елның 6 марты, Казан.
1918 елда Казан университетын тәмамлый.
1917–1918 елларда Көньяк-Көнбатыш фронтта, 1918–1921 елларда Көнчыгыш, Кавказ һәм Кавказ арты фронтлары госпитальләрендә хәрби табиб.
1921–1926 елларда Чуаш АССР сәламәтлек саклау халык комиссары.
1926 елдан Казан ГИДУВында: көнкүреш гигиенасы кафедрасында, 1935–1948 елларда көнкүреш гигиенасы һәм сәламәтлек саклауны оештыру, 1939–1946 елларда эпидемиология кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре трахоманы булдырмауга, су чыганакларының, туфрак, тау суларының санитария күрсәткечләренә, сулыкларның үзлегеннән чистаруына карый.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Трахома в Волжско-Камском крае. Чебоксары, 1925;
О составе воды некоторых рек Татарской и Чувашской республик с санитарной точки зрения // Вопр. оздоровления Татарии. 1932. Вып. 2;
О современной методике количественного определения углеводов // Сб. трудов Казан. ГИДУВа. 1935. Т. 4.
Кафедра общей гигиены // Казанский ГИДУВ им. В.И.Ленина (1920–1990). К., 1990;
Краткая чувашская энциклопедия. Чебоксары, 2001.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.