Тарихы

Бер фикер буенча, XVI йөз башында нигезләнә. 1678 елдан Кирнаш исеме белән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Дәүләт-Бахтина буларак та искә алына.

XVIII йөздә –XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балыкчылык, чабата үрү тарала.

XIX йөз башында халкы Воткинск тимер кою заводына беркетелә. XX йөз башында земство һәм чиркәү-приход мәктәпләре эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 962,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Макарьевка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы, 1924 елдан – Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.

Хәзер – Калмия авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 «Победа» колхозы оештырыла. 1953 елдан авылда – Сталин исемендәге колхоз (үзәк утары – Калмия авылы), 1954 елдан – «Искра» колхозы, 1996 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Вильданов» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда Газап чигүче Вера, Надежда, Любовь һәм аларның әнисе София храмы (2015 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Кырныш I (бронза гасырның соңгы чоры), II, III, IV (Чиркәскүл культурасы), V, VI (неолит дәвере), VII, IX (Маклашеевка культурасы), VIIа, VIII (Буралы курган культурасы) туктаулыклары, Кырныш I, II (Пьянобор культурасы), III (бронза гасыр), IV, VI (Имәнкискә культурасы) авыллыклары, Кырныш шәһәрлеге (чоры ачыкланмаган), Кырныш II, IV каберлекләре (Пьянобор культурасы) табыла.

Халык саны

1858 елда – 311,
1870 елда – 385,
1884 елда – 398,
1906 елда – 471,
1913 елда – 505,
1920 елда – 486,
1926 елда – 476,
1949 елда – 343,
1958 елда – 288,
1970 елда – 76,
1979 елда – 40,
1989 елда – 15,
2002 елда – 34,
2010 елда – 57,
2020 елда – 143 кеше (руслар).