Авыл 1647–1651 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Бәби-Биябаш исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, 4 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 647 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Шәмбалыкчы волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Шәмбалыкчы авыл җирлеге составына керә.

1930 елдан – “Корыч кул” авыл хуҗалыгы артеле, 1939 елдан – Вахитов исемендәге колхоз, 1952 елдан – Маркс исемендәге колхоз, 1963 елдан – Свердлов исемендәге колхоз, 1973 елдан – Свердлов исемендәге совхоз, 1993 елдан – “Дуслык” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2003 елдан – “Ибраһимов һәм К” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Р.Р.Әфләтунов (1954 елда туган) – ТРның атказанган төзүчесе.

Халык саны

1782 елда – 57 ир заты;
1859 елда – 353,
1897 елда – 620,
1908 елда – 769,
1920 елда – 771,
1926 елда – 540,
1938 елда – 650,
1949 елда – 510,
1958 елда – 498,
1970 елда – 516,
1979 елда – 399,
1989 елда – 251,
2002 елда – 239,
2010 елда – 205,
2015 елда – 206 кеше (татарлар).