Биографиясе

1892 елның 1 мае, Вильно губернасы, Вильно өязе Таборишки местечкосы — 1937 елның 1 августы, Казан.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1922), шунда ук госпиталь терапиясе клиникасында эшли, 1926–1929 елларда социаль гигиена кафедрасы каршында штаттан тыш прозектор, 1930 елда медицина факультеты гыйльми секретаре. Бер үк вакытта, 1922–1924 елларда, ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының санитария бүлеге мөдире ярдәмчесе һәм санитария-профилактика бүлеге мөдире.

ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариатының Социаль гигиена институтында хезмәт гигиенасы бүлеген оештыручыларның берсе (1926). 1931–1932 елларда Германия һәм Швейцариядә фәнни командировкада була.

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең хезмәтен саклауны оештыру мәсьәләләренә карый.

Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Хезмәтләре       

Устав больничной кассы. СПб., 1913 (автордаш); К вопросу об изменении количества комплемента крови при отравлении хлором, хлороформом, эфиром и бензином // Профессиональная патология и гигиена. 1928. № 3; 

Санитарная статистика и диалектика // Казан. медицина журн. 1930. № 2; 

К методике изучения роли метеорологического фактора в возникновении простудных заболеваний // Гигиена труда и техника безопасности. 1936. № 1.

Әдәбият   

Казанские профессора-гигиенисты: Биогр. словарь. К., 1995.