Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Починок Черкасов исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда тимерче алачыгы эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 386,6 дисәтинә (Яңа Чиркәс авылы белән бергә) тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Көек-Ерыкса авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Крупская исемендәге колхоз оештырыла. 1959 елда “Дружба” колхозы (Зур Шыя, Көек-Ерыкса, Яңа Комазан (үзәк утары), Гришкино, Каргалы авыллары) составына керә. Алга таба “Дружба” күмәк предприятиесе, “Дружба” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, “Дружба” авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, “Дружба” агрофирмасы итеп үзгәртелә. 2009 елдан “Нократ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. 2015 елда хуҗалык шәхси эшкуар Р.М.Мотыйгуллинга күчә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

1937 елда авылда китапханә ачыла (хәзер Гришкино авылы клубына күчерелгән).

Халык саны

1782 елда – 5 ир-ат;
1859 елда – 283 (Яңа Чиркәс авылы кешеләре белән бергә),
1897 елда – 124,
1908 елда – 542 (Яңа Чиркәс авылы кешеләре белән бергә),
1920 елда – 137,
1926 елда – 140,
1949 елда – 93,
1958 елда – 93,
1970 елда – 103,
1979 елда – 101,
1989 елда – 76,
2002 елда – 85,
2010 елда – 83,
2017 елда – 84 кеше (марилар).