Биографиясе

1892 елның 25 июле, Рязань губернасы, Сапожок өязе Копнино авылы — 1954 елның 9 декабре, Мәскәү.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1918), шунда ук, оператив хирургия кафедрасында эшли, 1925–1935 елларда мөгезле эре терлек хирургиясе кафедрасы мөдире. 1935–1948 елларда Мәскәү ветеринария академиясенең гомуми һәм махсус хирургия кафедрасы профессоры, 1948–1954 елларда кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Оливков яраларны яра фазаларын исәпкә алып дәвалау ысулын эшли.

Ветеринар-хирургларның Мәскәү мәктәбенә нигез салучы.

Йорт хайваннарына караган оператив һәм гомуми хирургия буенча югары уку йортлары өчен 2 дәреслек һәм күпсанлы монографияләр авторы.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1951). Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Лечение инфицированных ран у животных. М., 1950;

Хирургические болезни мочеполовых органов. М., 1952;

Автогенетическая терапия в ветеринарной хирургии. М., 1955.

Әдәбият  

Казанский ордена Ленина ветеринарный институт им. Н.Э.Баумана. К., 1993;

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.): Биогр. словарь учёных. К., 2006.

Автор — М.Ш.Шәкүров