Эчтәлек

Казан һәм Түбән Новгород губерналарындагы рус булмаган халыкларны христианлаштыру сәясәте үткәрү өчен Изге Синодның 1731 ел 23 август фәрманы нигезендә оештырыла.

1731–1734 елларда — Яңа чукындырылганнар комиссиясе.

Әҗнәбиләрне христианлаштыруның иң зур акциясе «Архимандритны берничә рухани белән яңа чукындырылганнарны христиан законнарына өйрәтү өчен төрле губерналарга җибәрү һәм яңа чукындырылганнарга бүләк ителгән өстенлекләр турында» Император Анна Иоанновна Фәрманын (1740 ел 11 сентябрь) үтәү барышында гамәлгә ашырыла.

Яңа чукындырылганнар конторасы җитәкчесе Дмитрий Сеченов Лука (Конашевич) белән бергә Идел буендә яшәүче рус булмаган халыкларны хәрби командалар ярдәмендә христианлаштыру буенча киң кампания башлый. Бары 1742–1744 елларда гына Казандагы һәм Казан өязендәге 536 мәчетнең 418 е җимертелә. Рус булмаган халыкларны христианлаштыру өчен зур суммада акча бүленә, аның беркадәр өлеше православие храмнары төзетү, мәктәпләр ачу, яңа чукынганнарга түләү өчен бирелә. Яңа чукындырылганнарның һәркайсы бакыр тәре, күлмәк-ыштан, тула чикмән, баш киеме, бияләй, аяк киеме (оек һәм башмак) ала. Танылган затларга көмеш тәре, кафтан, итекләр бирелә. Моннан тыш ир-атларга 50 тиеннән 1,5 сумга кадәр акча бирелергә тиеш була.

1741–1764 елларда Яңа чукындырылганнар конторасын финанслау өчен якынча 360 мең сум карала (гамәлдә исә якынча 160 мең сум бүленә). Аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә Россия империясендә башка диндәге 400 меңнән артык әҗнәби, шул исәптән 12 меңнән артык татар чукындырыла.

Екатерина II идарә иткәндә православиеле булмаган халыкларга карата алып барылган сәясәтнең либеральләшүе Яңа чукындырылганнар конторасын гамәлдән чыгаруга китерә (Сенатның 1764 ел 6 апрель фәрманы).

Яңа чукындырылганнар конторасының җитәкчеләре — Алексий Раифский (1731–1738), Дмитрий Сеченов (1738–1742), Сильвестр Головацкий (1742–1750), Евмений Скаловский (1750–1764).

Әдәбият

Ислаев Ф.Г. Ислам и православие в Поволжье XVIII столетия: От конфронтации к терпимости. К., 2001; 

Ногманов А.И. Татары Среднего Поволжья и Приуралья в российском законадательстве второй половины XVI – XVIII вв. К., 2002.     

Автор — А.В. Климин