Лениногорск районы территориясендә урнашкан.

2000 елда оештырыла. Мәйданы 5830 га.

Урман дала һәм дала формацияләре фрагментларыннан торган 31 участокны (Глазово урман даласы, Глазово урманы, Урдалы сөзәклекләре, Куак сөзәклеге, Шөгер сөзәклеге, Раечка сөзәклеге һәм башкалар) били.

Урманнарның төп өлешен куаклыкта үсүче миләш, чикләвек агачы, кабар агачы, зелпе белән имән, өрәңге, юкә һәм каен утыртмалары тәшкил итә.

Глазово урманы – уникаль һәм матур табигатьле участокларның берсе, 2000 га га якын мәйданда борынгы нарат урманы, ул аерым агачлары 100 яшькә җиткән далаланган наратлыктан гыйбарәт. Нарат агачлары төбендә сирәк һәм сакланылучы төрләрдән кара җимешле кызылча, Гмелин тәңкәяфрагы, каурый һәм матур кылган, йөнтәс кырыкбуын һәм башкалар очрый.

Сүбүләр платоларның текә көньяк сөзәклекләрендә ТРның Кызыл китабына кертелгән сирәк төрләр (кыяклы суган, ачык сары камчау һәм башкалар) үсүче кылган һәм кылган-солыча болыннары сакланган.

Яхшы җылына торган сөзәклекләрдә куак, болын һәм ташлы дала фрагментлары очрый, аларның үсемлекләр капламында исә 100 дән артык төр исәпләнә, шуларның 27 се саклаулы, шул исәптән Геннинг мәче борчагы, сары мәтрүшкә яфраклы тубылгы, Ледебур муллабашы.

Тыюлыкның хайваннар дөньясында ТРның Кызыл китабына кертелгән кошлар һәм имезүчеләрнең сирәк төрләре: үләт бөркете, кыр һәм болын карчыгасы, колаклы ябалак, йөнтәс аяклы ябалак, сары корташар, дала тычканчыгы, Эверсман әрләне, бөҗәкләрдән – төсен үзгәртүчән күбәләк, адмирал, бикә аюкүбәләк, Ионеллюс төклетурасы яши.

Тыюлык составына ТРдагы иң зур Чыршылы сөркә (байбак) колониясе (1972 елда табигать истәлеге) кертелгән, анда 2 меңгә якын сөркә исәпләнә.