Биографиясе

1939 елның 12 октябрендә Зәй районы Бигеш авылында туган.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1966 ел).

1969–1971 елларда Казан зона агрохимия лабораториясендә өлкән агрохимик. 1971 елдан Казан авыл хуҗалыгы академиясендә: агрохимия һәм туфрак белеме кафедрасы мөдире (1983 елдан), агрономия факультеты деканы (1988-93), проректор (1997-2004), агрохимия һәм туфрак белеме каф. мөдире (2005 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

И.Ә.Гайсин сабан бодае һәм уҗым арышы чәчүлекләрендә мочевина куллануның нәтиҗәле ысулларын эшли, микроэлементларны интенсив куллануның авыл хуҗалыгы культураларының продуктлылыгына һәм туфракның уңдырышлылыгына тәэсирен өйрәнә, интенсив игенчелектә үсемлекләр һәм авыл хуҗалыгы культуралары уңышының элементлар составын көйләү механизмнарын ачыклый.

Республика игенчелегендә микро- һәм макроэлементларның баланс торышына бәя бирә. Бу тикшеренүләрнең нәтиҗәләре микро- һәм макроэлементлар куллану практикасын һәм теориясен комплекслы өйрәнүнең нигезендә ята һәм «Интенсив игенчелектә микро- һәм макроашламалар» («Микро- и макроудобрения в интенсивном земледелии», 1989 ел) дигән монографиядә һәм докторлык диссертациясендә гомумиләштереп бирелә.

И.Ә.Гайсин республика авыл хуҗалыгында киң кулланыла торган, экологик яктан нәтиҗәле микроэлементлы яңа ашламалар составын эшли һәм тәкъдим итә.

Уйлап табуга 18 авторлык таныклыгы һәм 5 патенты бар.

Бүләкләре

РФ Фәннәр Академиясенең академик Д.Н.Прянишников исемендәге (1992 ел) һәм ТР Дәүләт бүләкләре (2000 ел) лауреаты.

Дәүләт бүләге полифункциональ, хелат микроашламаларны эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен бирелә.

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын, көмеш, бронза медальләре белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Эффективность минеральных удобрений на нечернозёмных почвах Татарской АССР // Агрохимия. 1972. № 6;

Удобрения и элементный состав сельскохозяйственной продукции // Актуальные проблемы развития прикладных исслед. и пути повышения их эффективности в с.-х. пр-ве. Казань, 2001.

Агроэкологическая характеристика и приёмы рекультивации нефтезагрязнённых чернозёмов Республики Татарстан. Казань, 2003 (автордаш);

Полифункциональные хелатные микроудобрения. Казань, 2007 (автордаш).