Ыругның бердәнбер төре – гади бөркет канаты (P. aquilinum) бөтен җир шары буйлап таралган һәм ТР территориясенең барлык районнарында да очрый. Нарат һәм катнаш урманнарда, коры комлы туфракта үсә.

45-120 см озынлыктагы күпьеллык үләнчел үсемлек, кара-коңгырт төстәге нык ботакланучан озын шуышма тамырчалы. Яфраклары – ялгыз, каты, ике яки өч каурыйсыман телмәләр. Яфрак сабының аскы өлеше киселешендә ачык күренеп торган күп тамырлы бәйләмнәр формалары белән ике башлы бөркетне хәтерләтә (исеме шуннан). Һәрбер парлы яфрак төбендә баллы сыекча бүлеп чыгарыла, кырмыскаларны җәлеп итә торган нектарлыгы бар. Спорангияләре бөгелгән яфрак чите белән капланган. Споралары август-сентябрьдә өлгерә. Тамырчадан үрчи.

Тамырчасында 46% ка кадәр крахмал, дуплау матдәләре, сапониннар, алкалоидлар бар.

Дәвалау үзлекләренә (бөрештерә һәм суалчан куа) ия.

Декоратив, агулы үсемлек.