Татарстан Республикасының хәзерге Алексеевск районы территориясендә, Нурлат тимер юл станциясеннән – 81 км, Мурзиха пристаненнан 47 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Биләр районы Иске Муллино авыл советы, 1956 елдан Зирекле авыл советы составында. Халык саны – 187 кеше (1930 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1956 елдан соң телгә алынмый.