Эчтәлек

Татар фразеологик лексикологиясен өйрәнү Г.Миниевнең татар мәкальләре (1904), Х.Бәдигый (1912), Х.Галинең (1941) мәкаль һәм әйтемнәре тупланган җыентыклардан башлана.

Л.Җ.Җәләй, Н.Б.Борһанова, Л.Т.Мәхмүтованың байлык, ярлылык, туган ил, чит җир, көлү, елау, хезмәт, тырай тибү кебек темаларга багышланган якынча 6000 лексик берәмлекне үз эченә алган «Татар теленең фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре» (1957) сүзлеге системага салынган беренче фәнни хезмәт булып санала. Соңрак Н.С.Исәнбәтнең 3 томлык «Татар халык мәкальләре» (1959–1967) дип аталган татар мәкальләренең тематик сүзлеге басылып чыга. Анда мәкальләрнең, искергән сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла, аерым мәкальләрнең этимологиясе китерелә, башка телләрдән параллельләр уздырыла.

1980 елларда Г.Х.Әхәтовның «Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге» (1982) һәм Н.С.Исәнбәтнең «Татар теленең фразеологик сүзлеге» (1–2 т., 1989–90) нәшер ителә, аларда фразеологизмнарның мәгънәләренә аңлатма бирелә.

Н.Б.Борһанова һәм Л.Т.Мәхмүтова тарафыннан төзелгән икетелле «Русча-татарча фразеологик сүзлек» (1959) түбәндәге принцип буенча эшләнә: татар фразеологизмнары алфавит тәртибендә урнаштырыла; сүзлекнең русча һәм татарча өлешләренә фразеологик синонимия китерелә; сүзлекнең татарча өлешенә фразеологик эквивалентлар бирелә, андый очрак күзәтелмәгәндә, ирекле сүзтезмәләр ярдәмендә аңлатмалар һәм шәрехләмәләр китерелә.

1980 елда Л.К.Бәйрәмованың «В.И.Ленин теленең русча-татарча фразеологик сүзлеге» («Русско-татарский фразеологический словарь языка В.И.Ленина») басыла. Анда алфавит тәртибендә бер ояга туплап бирү принцибы файдаланыла, авторның фразеологизмнарны куллану ешлыгы күрсәтелә, аларның татарча эквивалентлары, калькалар, ярымкалькалар, алынмалар һәм тасвирый аңлатмалар, шулай ук оригиналдан (төп нөсхәдән) контекстлар рәвешендә фоторәсемнәр һәм аларның татарчага тәрҗемәләре бирелә.

XX йөз ахыры — XXI йөз башында Л.К.Бәйрәмованың «Уку-укыту буенча тематик русча-татарча фразеологик сүзлек»е («Учебный тематический русско-татарский фразеологический словарь», 1991), Ф.С.Сафиуллинаның фразеологизмнарның татарча һәм русча эквивалентлары тәкъдим ителгән «Татарча-русча фразеологик сүзлек»е (2001), Ф.Ф.Гаффарова һәм Г.Г.Саберованың «Татарча-русча идиомалар сүзлеге» нәшер ителә.

1990 еллар уртасыннан башлап Х.Ш.Мәхмүтовның татар мәкальләре, әйтемнәре һәм канатлы сүзләре этимологиясенә багышланган «Язылмаган кануннар» (1995), «Канатлы сүз — хикмәтле сүз» (1999), «Гыйбарәләр тарихыннан сәхифәләр» (2008) хезмәтләре дөнья күрә.

Бу хезмәтләрдә фразеологизмнарның килеп чыгышы өйрәнелә, аларның татар шагыйрьләре, язучылары һәм журналистлары тарафыннан кулланылуына мисаллар китерелә.

Әдәбият

Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Лексикология. К., 1999.

Автор — Л.К.Бәйрәмова