Эчтәлек

Еш кына имамнар иң гади дини белемнәргә, җамигъ мәчетләрдә исә, кагыйдә буларак, махсус исламият гыйлеменә ия. Баштарак имам вазифаларын Мөхәммәд пәйгамбәр үзе, аның вафатыннан соң хәлифәләр (кайбер мөселман дәүләтләрендә – ил башлыклары) башкарган. Берьюлы дини һәм сәяси хакимиятне бергә кушып идарә итү алга таба мөселман өммәтендә имам хакимиятенең асылы турындагы мәсьәләләр буенча фикер каршылыклары килеп чыгуга һәм дини халыкның сөнниләр һәм шигыйларга бүленүенә китерә.

Сөнниләрдә барлык мөселманнарның имамы булып җәмәгать тарафыннан сайланып куелган хәлифә исәпләнгән, ул дин сагында торган һәм дәүләт белән идарә иткән.

Шигыйларда исә имам хакимияте югарыдан билгеләнә (ягъни имамның сайланып куелуы инкарь ителә).

Хәзерге вакытта шигыйларда имам – абруйлы дини зат.

Шулай ук кара Мөселман руханилары.

Әдәбият      

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.