Административ-территориаль буйсынуы

Торак пункт буларак 1960 елда теркәлә. Сугышка кадәрге чорда (1941 елга кадәр) анда “Лесопункт” урнаша, агач хәзерләүчеләргә баракларда урын бирелә.

Оештырылган вакытыннан – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында. Хәзер Лубян авыл җирлеге составында.

1968 елдан соң авыл кешесез кала.

Мәгариф

1950 елларда җидееллык мәктәп эшли.

Халык саны

1979 елда – 4,
1989 елда – 6,
2002 елда – 6,
2010 елда – 3,
2017 елда – 4 кеше (татарлар).