- РУС
- ТАТ
мөстәкыйль геологик җисемнәр буларак Җирнең литосферасын төзүче табигый минераль агрегатлар
Гадәттә, тау токымнарына каты җисемнәрне генә кертәләр, киңрәк алганда аларга шулай ук су, нефть һәм табигый газлар да керә.
Тау токымын барлыкка китерүче 50 гә якын минерал билгеле (алар барлыгы 3000 нән артык).
Килеп чыгышы буенча утырма, магматик һәм метаморфик тау токымнарына бүленә.
Утырма токымнар җир кабыгы күләменең 10% чамасын төзиләр, Җир өслегенең якынча 75% ын билиләр.
Магматик (Җир өстенә чыккан) тау токымнары Җир асты тирәнлекләреннән чыккан эремәнең (магманың) суынып катуы нәтиҗәсендә барлыкка киләләр, интрузивларга (тирәндә катып калганнарга) – гранит, сиенит һәм башкалар һәм эффузивларга (җир өстенә агып чыкканнарга) – базальт, андезит һәм башкага бүленәләр.
Метаморфик тау токымнары – гнейс, амфиболит һәм башкалар – утырма һәм магматик тау токымнары үзгәрүе (метаморфлашу) нәтиҗәсендә хасил булалар. Тау эшләре объекты буларак тау токымнары кыя ташлы, ярымкыя ташлы, тыгыз, йомшак, сибелмә һәм җимерелгән токымнарга бүленә. ТР территориясендә тау токымнарының 50 гә якын төре билгеле. Утырма тышлыкны, нигездә, утырма тау токымнары: вакланган (ком, чуерташ һәм башкалар), балчыксыл (балчык, мергель һәм башкалар), хемоген (доломит, известьле туф), биохемоген (фосфоритлар), органоген (гипс, казылма күмерләр, известьташ һәм башкалар) тәшкил итә. Тирәндә, кристаллик нигездә, магматик һәм метаморфик тау токымнары үсеш алган.
Тау токымнарының күпчелеге халык хуҗалыгында файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.