Чын исем-фамилиясе – Полев-Садырин Григорий Фёдорович.

Биографиясе

1505 ел тирәсе, хәзерге Тверь өлкәсенең Старица шәһәре – 1567 елның 6 ноябре, Мәскәү.

Рюриковичлар (Смоленск кенәзләре) нәселеннән.

1530 ел тирәсендә Успение Волоколамск монастыренда монахлыкка керә.

1551 елдан Успение Старицкий монастыренда архимандрит, 1551–1553 елларда монастырь башлыгы.

1555 елда Волоколамск монастыреннан ук танышы архиепископ Гурий чакыруы белән Казанга килә.

Аңа Тау ягында чиркәү хезмәтен оештыру йөкләнә.

Герман Зөядә урнаша һәм 1555 елда Успение монастырена нигез сала, анда мәктәп һәм китапханә ача.

1564 елдан Казан һәм Зөя архиепискобы.

1566 елда Мәскәүгә чакырыла.

Иван IV аңа Мәскәү митрополиты урынын тәкъдим итә, ләкин Герман баш тарта, опричнина репрессияләренә каршы чыга, шунлыктан куыла. Кайбер чыганакларда җил чәчәге кизүеннән вафат булуы, икенчеләрендә Иван IV опричниклары тарафыннан үтерелүе турында мәгълүматлар бирелә.

1595 елда митрополит Гермоген инициативасы белән изгеләштерелә.

Җәсәде Зөягә күчерелә һәм 1923 елга кадәр үзе нигез салган монастырьда саклана.

Хәзерге вакытта җәсәденең бер өлеше Иоанн-Предтеча монастыренда (Казан) саклана.

Искә алу көне –  23 май/6 июнь.

Әдәбият

Никонор (Каменский). Житие Святителя Германа, второго архиепископа Казанского, Всея России Чудотворца. Казань, 1894;

Юдин П.Л. Новые данные к житию Святителя Германа, второго архиепископа Казанского. Самара, 1901;

Священномученик Герман, просветитель Казани. Казань, 1911.