Эчтәлек

Авыл 1678 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысыннан халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. 1911 елда мәчет һәм мәдрәсә төзелә (бинасы яңартып төзелә, безнең көннәргә кадәр сакланган).

Авыл җәмәгатенең имана җире 938,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Иваново волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянов, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Югары Акхуҗа авыл җирлеге үзәге.

1934 елдан – К.Якуб исемендәге авыл хуҗалыгы артеленә, 1940 елдан – Ворошилов исемендәге колхоз, 1958 елдан – Җәлил исемендәге колхоз, 1996 елдан – “Җәлил” авыл хуҗалыгы кооперативы, 1998 елдан “Кызыл Тал” ширкәте, аннары “Зөя” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

2011 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1996 елдан) бар.

Авылда М.Җәлил бюсты куелган (1996 елда, скульпторы – М.Әкрамов).

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Казан ханлыгы чорына караган Югары Акхуҗа авыллыгы табыла.

Халык саны

1782 елда – 17 ир заты;
1859 елда – 284,
1897 елда – 624,
1908 елда – 770,
1926 елда – 541,
1938 елда – 403,
1949 елда – 270,
1958 елда – 214,
1970 елда – 176,
1979 елда – 182,
1989 елда – 146,
2002 елда – 164,
2010 елда – 135,
2018 елда – 141 кеше (татарлар).