1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының көньяк-көнбатышында урнашкан. Чуаш Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе белән чиктәш.

Үзәге — Иске Чүпрәле авылы.

Мәйданы — 1047 кв.км.

Халкы 2017 елда — 22813 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 57,6%, чуашлар — 40,9%).

Район 52 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 9 мартында раслана.

Герб тасвирламасы

«Өстәрәк аркылы, түбәндә буйга бүленгән көмеш, яшел һәм алтын җирлектә — очлары җете кызыл (кызыл) белән чигүле көмеш сөлге өстенә урнаштырылган алтын икмәк белән көмеш тоз савыты; икмәк артында — күтәрелүче җете кызыл шар».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, горизонталь буенча тигез ике — буйлар чигенә терәлеп урнаштырылган кызыл ярымтүгәрәкле өске ак һәм вертикаль буенча тигез ике — яшел һәм сары өлешләргә аерылган аскы буйларга бүленгән туры почмаклы тукыма. Тукыма уртасында — икмәк белән тоз савыты, икмәк астында кызыл бизәкле ак сөлге сурәтләнгән».

Символика нигезләмәсе

Чүпрәле районы Татарстан Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан, район гербында ул кызыл кояш — диск белән күрсәтелгән. Кояш — озын гомерлелек, активлык, көч һәм хезмәт сөю билгесе. Герб күп мәгънәле яшел һәм алтынсыман өлешләрдән тора, ул районның халкы катнаш булуны күрсәтә, анда чуашлар һәм татарлар яши, сөлге башындагы бизәкләр дә шул турыда сөйли. Милли бизәкләр төшерелгән сөлге аллегорик рәвештә район халкының республика мәдәниятенә, фән, сәнгать һәм әдәбиятына зур өлеш кертүен күрсәтә.

Сөлге — рухи пакьлек һәм хөрмәт билгесе. Яшел төс — табигать, сәламәтлек, үсеш символы. Алтын төс — уңыш, байлык, тотрыклылык һәм хөрмәт билгесе. Ипи, тоз район икътисадының авыл хуҗалыгы юнәлешендә булуын күрсәтә. Район республиканы бөртекле ашлык, борчаклы культура, шикәр чөгендере, ит, сөт белән тәэмин итә. Сөлге, ипи һәм тоз бергә җирле халыкның ачык йөзле булуын тасвирлый. Көмеш — чисталык, камиллек, татулык һәм үзара аңлашу символы. Кызыл төс — батырлык, көч, хезмәт, ышаныч һәм матурлык билгесе.

Авторлар коллективы

Д.Гафуров һәм А.Субаев (Чүпрәле районы), Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), Г.Русанова (Мәскәү), К.Переходенко (Конаково).