Биографиясе

1934 елның 29 декабре, Казан шәһәре – 2020 елның 11 июле, шунда ук.

1957 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук радиоастрономия проблемалары лабораториясендә эшли. 1970–1995 елларда В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә: директор урынбасары, директор (1970–1991), 1991 елдан метеорлар бүлегенең баш фәнни хезмәткәре. 1995 елдан профессор. 1997 елдан Казан университетының Яшел Үзән филиалында теоретик һәм эксперименталь физика кафедрасы мөдире.

Бөтенсоюз астрономия-геодезия җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе (1977–1985), СССР Фәннәр Академиясенең «Метеорлар» эш төркеме рәисе урынбасары (1979–1991), Халыкара астрономия берлеге әгъзасы (1976 елдан). Халыкара метеорлар оешмасы әгъзасы (1991 елдан), Европа астрономия җәмгыятен нигезләүче һәм аның әгъзасы (1992 елдан).

Хезмәтләре Кояш системасында метеор матдәсенең таралуын фәнни тикшерүгә һәм метеорлар радиолокациясенә карый.

Хезмәтләре

Статистическая теория радиолокации метеоров. Казань, 1971.