Биографиясе

1920–1985 еллар, Мәскәү шәһәре.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Ф.Э.Дзержинский исемендәге Хәрби академияне (Мәскәү, 1955 ел) тәмамлый, шунда ук эшли (1960 елга кадәр).

1960–1963 елларда Стратегик максатлардагы ракета гаскәрләренең урта училищесе башлыгы (Мәскәү өлкәсе Серпухов шәһәре).

1963–1974 елларда Казан югары хәрби инженер-комндирлар училищесе башлыгы.

А.А.Ромашкин 194 лаборатор җайланманы проектлау һәм эшләү, 14 хәрби лабораторияне оештыру белән җитәкчелек итә.

1974 елда аның тырышлыгы белән училищегә адъюнктура кертелә.

Хезмәтләре стратегик максатлардагы ракета гаскәрләре берләшмәләре һәм частьларының хәрәкәт тактикасына карый.

1975 елдан отставкада.

Бүләкләре

Ике Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Тактика действий соединений и частей ракетных войск стратегического назначения. М., 1958.

Методика преподавания специальных дисциплин в Высшем военном учебном заведении. М., 1967.

Автор – М.З.Хәбибуллин