Эчтәлек

Мөхәммәдгали бине Минһаҗетдин. «Камил лекләр мәҗмугасы» шәмаиле. 1896

Кәгазь, литография. М.Чиркова басмаханәсе. Татарстан Республикасы Милли музее

XIX йөзнең 2 нче яртысында яши.

М.Чиркова басмаханәсендә басылган (1896), югары дәрәҗә график осталык белән эшләнгән аклы-каралы «Камиллекләр тупланмасы» литографик шәмаиле авторы.

Шәмаил битенең барлык мәйданын (38х50 см) каллиграфик язулар били: өске, сакраль өлешендә «әл-Көрси» аяте, «әл-Фатиха» сүрәсе, алтыпочмаклы йолдызлык рәвешендә мәгарәдә яшәгән легендар затларның исемнәре, изге мөһер сурәте урын алган. Шәмаилнең уртасында — кара квадрат эчендә Мөхәммәд пәйгамбәр хакында бәян ителә. Композициягә органик рәвештә үсемлек орнаменты мотивлары һәм ислам символлары сурәтләре кертелгән.

Пәйгамбәрне тасвирлау стиле Мөхәммәдгали шәмаилен хилйә жанры белән якынайта, ТР Милли музеенда саклана.

Әдәбият  

Шамсутов Р.И. Слово и образ в татарском шамаиле: От прошлого до настоящего. К., 2003.