Биографиясе

1894 елның 29 августы, Казан — 1980 елның 22 июле, шунда ук.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1921), ваба, аннары тимгелле тиф госпитальләре табибе, бер үк вакытта Казан ГИДУВының педиатрия кафедрасында һәм балалар клиникасында эшли.

1935 елдан Архангельск медицина институтының балалар авырулары кафедрасы мөдире.

1943 елдан СССР һәм РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариатлары каршындагы Балалар авыруларын дәвалау һәм кисәтү советлары әгъзасы.

1946–1968 елларда Казан медицина институтының балалар авырулары кафедрасы мөдире.

Татарстанның Балалар табибләре җәмгыяте рәисе (1946 дан).

Хезмәтләре педиатрия мәсьәләләренә, кече яшьтәге балалар авыруларын өйрәнүгә карый.

Хезмәтләре  

О безбелковых отёках у детей // Казан медицина журн. 1923. № 4;

Роль яслей в профилактике детского туберкулёза // Казан медицина журн. 1933. № 7 (автордаш);

Ревматизм у детей // Казан. медицина журн. 1934. № 11–12;

Острые желудочные заболевания у детей. К., 1945.

Әдәбият  

Профессор Юрий Васильевич Макаров: Некролог // Казан. медицина журн. 1980. № 5.