Биографиясе

1933 елның 5 гыйнвары, Мәскәү шәһәре – 2012 елның 10 июне, шунда ук.

1 нче Мәскәү чит телләр педагогика институтын (1957), Мәскәү энергетика институтын (1960) тәмамлый.

1960–1975 елларда Бөтенсоюз кара металлургияне автоматлаштыру фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү); 1975 елдан Мәскәү радиотехника, электроника һәм автоматика институтында эшли.

Хезмәтләре полярографик һәм вольтамперометрик анализ алымнары өчен серияле приборлар комплексы булдыруга карый.

Р.М.Салихҗанова электрохимик анализ ысуллары теориясенә, практикасына һәм аларны аппаратлар белән тәэмин итүгә зур өлеш кертә, бу алымнар металлургия сәнәгатенә, медицинага һәм әйләнә-тирәнең пычрануын билгеләүгә актив кертелә.

Уйлап табуга 14 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Современные методы определения атмосферных загрязнений населённых мест. М., 1980 (автордаш).

Практикум по электрохимическим методам. М., 1983 (автордаш).

Вольтамперометрия переменного тока. М., 1985.

Полярографы и их эксплуатация в практическом анализе и исследованиях. М., 1988 (автордаш).